Дәминов Генрих Габдулла улы

1936 елның 6 маенда Татарстанның Тәтеш районы Олы Тархан авылында туа, 1998 елның 4 октябрендә вафат була, туган авылы зиратында жирләнә

Амплуа: җырчы

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, 1967 елда Г.Г. Дәминов Мәдәният министрлыгыннан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә юллама ала. Ансамбльдә 1969 елга кадәр эшләгәннән соң, филармониянең музыкаль-әдәби лекториена күчә. Лекторийда эшләү дәверендә милли репертуар туплауга күп игътибар бирә, татар композиторлары әсәрләрен, халык җырларын өйрәнә. 1971-1978 елларда эстрада бүлегендә солист-вокалист булып эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз