Дробот Эдуард Иванович

05.04.1945, Полтава шәһәре - 27.05.2000, Казан шәһәре

Амплуа: режиссер

1975 елда Мәскәүдә А.В. Луначарский исемендәге театр сәнгате дәүләт институтын (актерлык) тәмамалый.
1978-79 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солист була. 1983 елдан филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә, 1994-1999 елларда филармониянең опера һәм камера музыкасы бүлегендә  режиссер булып эшли. Киң эрудициягә һәм бай мәгълүматка ия булган режиссер филармониядә төрле эчтәлекле  егермедән артык концерт программасы әзерли, җырчыларга үзенең опера һәм камера музыкасы өлкәсендәге бай иҗат тәҗрибәсен җиткерә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз