Фәтхи (Фәттрахманов) Фердинанд Рафаил улы

1959 елда ТР Арча районы Иске Ашыт авылында туа

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2002), Татарстанның халык артисты

Кечкенәдән татар халык көйләрен тыңлап, җырчы булырга хыялланып үскән егет әнисе һөнәрен сайлый,  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алып, туган авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Җырга булган мәхәббәте аны Казанга алып килә һәм зур сәхнәгә чыгарга этәргеч бирә.

1990 елда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, ә бер елдан инде ансамбльнең хор солисты буларак чыгыш ясый. Ансамбль белән бергә Фердинандка Татарстан Республикасы, Русиянең зур шәһәрләрендә, шулай ук Венгрия, Төркия, Финляндия кебек чит илләрдә гастрольләрдә булырга насыйп була. Бу елларда ул “Татар җыры” конкурсында катнашып, лауреат исемен яулый.
Фотогалереяне карау
1994 елда җырчы Фердинанд Фәтхи үз эшчәнлеген Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә дәвам итә. Ул үзенең иҗат бригадасының сәнгать җитәкчесе буларак концертларны оештыруны да уңышлы алып бара. Филармониядә ул музыкантлар Люция Камалова, Илфират Гыйззәтуллин, Фәрит Хатыйпов, җырчы Лилия Зәйнуллина, биюче Кәүсәрия Сираҗетдинова, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров һәм башкалар белән бергә эшли. Аның чыгышлары башкаланың төрле театр һәм концерт залларында, Татарстанның һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә зур уңыш белән уза. Мәктәптә укучы балалар өчен “Халкым җыры — моң чишмәсе”, “Тукай аһәңнәре” исемле махсус әзерләнгән концерт программалары белән чыгыш ясый. Фердинанд Фәтхи А. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып халыкчан, лирик җырлар белән беррәттән, мәшһүр композиторларыбызның классик әсәрләрен дә уңышлы башкара. Җырчы башкаруында бик күп җырлар Татарстан телерадиокомпаниясенең алтын  фондына язылды.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз