Фәйзи (Фәйзуллин) Җәүдәт Харис улы

04.01.1910, Оренбург шәһәре – 02.05.1973, Казан шәһәре

Амплуа: композитор, фольклорчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), Татарстанның халык артисты (1964), Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1966)

Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
Фотогалереяне карау
Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.
1925 елда Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ. Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929-1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе (1944-1948 һәм 1953-1959 еллар) булып эшли.
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.
Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын  җыя  һәм аларны бергә туплап, 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз