Фәйзрахманов Айдар Фатхрахман улы

1955 елның 30 гыйнварында Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылында туган

Амплуа: профессиональ җырчы (лирик тенор), музыкант, педагог, музыка сәнгате профессоры

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1989), Татарстанның халык артисты (1997), Россиянең атказанган артисты (2009), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019), профессор.

Туган авылында башлангыч мәктәп, Арчада В. Ежков исемендәге 1 номерлы урта мәктәбеннән соң (1972), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясен (1981) Кызыл дипломнар белән тәмамлый. 1981-2008 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солист-вокалист. 1981-1983 елларда – армия хезмәтендә була. 1999-2002 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында вокал буенча укытучы; 2002-2017 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында (КДПИ, КФУның Л. Толстой исемендәге институты) вокал буенча укытучы, вокал бүлеге кафедрасы мөдире. 2002 елдан – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе. 2002-2012 елларда – «Яңа гасыр» телеканалының «Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручысы. 2011 елдан – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
Фотогалереяне карау
А. Фәйзрахманов җыр-моңга бай укытучылар гаиләсендә үсә. Кечкенәдән җырлый, гармунда өздереп уйный. Төрле конкурсларда катнашып лауреат исемнәрен ала. Студент елларында да ук татар эстрадасында тальян, курай, баянда уйнап җырлаучы, күп кенә онытылган татар җырларын тамашачыга кайтаручы уникаль җырчы булып таныла. Опера театрында эшләгәндә дә, концертлары белән татар тамашачысының күңелен яулый. Аның чыгышлары тирән миллилеге белән аерылып тора, гомере буе татар моңына тугрылыклы булып кала. Аның репертуарындагы Л. Батыр-Болгариның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» (М. Галиев сүз.), «Мин сине шундый сагындым» (Ф. Зыятдинова сүз.), «Аулак өй» (Г. Мөхәммәтҗанов сүз.), «Чаба поезд, чаба» (Р. Әхиярова көе, Р. Вәлиев сүз.) һ.б. җырлары еллар сынавын узып, бүгенге көн тамашачылары яратып тыңлый торган җырларга әйләнделәр.

Операларда башкарган партияләреннән Ерошка («Князь Игорь», А. Бородин), Мисаил («Борис Годунов», М. Мусоргский), Бобыль («Снегурочка», Н. Римский-Корсаков), Чаплицкий, Чекалинский («Пиковая дама», П. Чайковский), Сполетта («Тоска», Дж. Верди), Борса («Риголетто», Дж. Верди), Франк («Летучая мышь», И. Штраус), Бони («Сильва», И. Кальман), Гәрәй («Наемщик», С. Сәйдәшев), Урмай («Алтынчәч», Н. Җиһанов), Усенко («Җәлил», Н. Җиһанов), Галимҗан («Башмагым», Җ. Фәйзи), Дәрвиш («Ерактагы кәккүк авазы», Р. Кәлимуллин), Шүрәле («Шагыйрь мәхәббәте», Р. Әхиярова, Р. Харис) һ.б., А. Фәйзрахмановның үзенә генә хас башкару осталыгы белән аерылып торалар. Күбесе театрның гастрольләре вакытында Германия, Голландия, Франция, Бельгия һәм Швейцария сәхнәләрендә яңгырый, чит ил тамашачысының күңелен яулый.

Педагог, музыка сәнгате профессоры А Фәйзрахмановның укучылары Г. Уразова, Г. Шәрапова, Э. Гафурова, А. Хәсәнов, Ч. Йосыпова, Р. Хәертдинова бүгенге көндә татар эстрадасында танылган, күбесе мактаулы исемнәргә лаек булган җырчылар.

А. Фәйзрахмановның тумыштан килгән моңлы күңеле, тирән профессиональ белеме, сәхнә эшчәнлегендәге зур тәҗрибәсе, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, энтузиазмы, музыка уен коралларында виртуозларча уйнавы Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле эшчәнлегенә зур йогынты ясый, чын мәгънәсендә могҗиза тудыра. Ансамбль башкару осталыгы, фольклор әсәрләренең эчтәлеге, аларның форма һәм стиль ягыннан югары профессиональ дәрәҗәдә яңгыраулары белән аерылып тора. Чыгышларының беренче мизгелләреннән үк танып була аларны. Бүгенге көндә татар халкының милли сәнгатен тамашачыларга лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итүче уникаль коллектив, 40 тан артык чит илдә гастрольләрдә булып, шул исәптән, Европа, Азия, Африка, Гарәп илләрендә – татар җырын, татар көйләрен яңгыратучы ансамбль ул.

Милли музыка сәнгатен үстерүгә, моңыбызны саклауга, татар җырын башкару осталыгын югары дәрәҗәгә күтәрүгә гомерен багышлаган А. Фәйзрахманов берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итүен дә дәвам итә, аларның саны йөздән артып китә. Шулардан «Туган җиреңнән китмә», «Әллә күрешәбез, әллә юк», «Тормыш ул серле бер могҗиза», «Җәяүле буранда», «Иминлекме, әни?», «Олы юл», «Әни», «Борчылма» һ.б. танылган артистларның репертуарларында яңгырый.

А. Фәйзрахманов – Россия Президентының Рәхмәт хаты (2014 ел), Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының мактау грамотасы, «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале белән билгеләнгән. Исеме «Казан шәһәре горурлыгы» энциклопедиясенә кергән.

Россиянең мәдәни мирасын Кырым Республикасында пропагандалауга керткән өлеше өчен аңа Россия Федерациясе мәдәният министры В.Р.Мединскийның Рәхмәт хаты тапшырыла (2014). «ТЮРКСОЙ» Халыкара оешмасы белән актив хезмәттәшлеге, төрки мәдәниятне дөньяның төрле кыйтгаларында лаеклы күрсәтүе, «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе» проектында актив катнашуы өчен А. Фәйзрахманов «ТЮРКСОЙ»ның генераль секретаре Д.К.Касеиновның Рәхмәт хаты һәм «ТЮРКСОЙның 20-еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнә (2014).

Айдар Фәйзрахмановка татар фольклор мирасын өйрәнү, үстерү, популярлаштыру һәм аны дөнья музыкасы мәйданына чыгару эшенә өлеш кертүе, үз авторлыгындагы «Олы юл» кичәләр циклы, нотага салып эшкәртелгән фольклор әсәрләреннән төзелгән өч томлык «Онытырга мөмкин түгел» басмасы һәм үзе иҗат иткән җырлар һәм романслардан төзелгән «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә (2019).
2020 елда Айдар Фәйзрахмановка Россия Федерациясенең Дуслык ордены тапшырылды.

Фәнни һәм иҗади хезмәтләре:
1. Учебно-методическое пособие «Воспитание вокального дыхания на основе песен и романсов; вокальная фразировка поэтического текста и мелодической линии», г. Казань, Издательство Казанского университета, 2015 г..
2. Учебно-методическое пособие «Влияние мелодического развития на формирование вокала», г. Казань, Издательство Казанского университета, 2015г.
3. Учебно-методическое пособие «Мелизматика и традиционная вокальная школа», г. Казань, Издательство Казанского университета, 2015г.
4. «Онытырга мөмкин түгел» (1-том – 182 бит. Казан шәһәре, «Идел-Пресс» «Халкыбыз мирасы», 2013 ел) китабы авторы, китапта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең иҗат эшчәнлеген чагылдырган фотолар, репертуарындагы җырлар һәм бию көйләренең нотага салынган эшкәртмәләре, аудио-видео дисклары тупланган; репертуарыннан әсәрләр, аудио һәм видеоматериал тупланган; профессиональ һәм үзешчән фольклор коллективлары иҗатында куллану материалы буларак тәкъдим ителә.
5. «Онытырга мөмкин түгел» (II-том – 314 бит. Казан шәһәре, «Идел-Пресс» «Халкыбыз мирасы», 2014 ел) китабы авторы, китапта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең иҗат эшчәнлеген чагылдырган фотолар, репертуарындагы җырлар һәм бию көйләренең нотага салынган эшкәртмәләре, аудио-видео дисклары тупланган; репертуарыннан әсәрләр, аудио һәм видеоматериал тупланган; профессиональ һәм үзешчән фольклор коллективлары иҗатында куллану материалы буларак тәкъдим ителә.
6. «Онытырга мөмкин түгел» (III-том – 383 бит. Казан шәһәре, «Идел-Пресс» «Халкыбыз мирасы», 2019 ел) китабы авторы, китапта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең иҗат эшчәнлеген чагылдырган фотолар, репертуарындагы җырлар һәм бию көйләренең нотага салынган эшкәртмәләре, аудио-видео дисклары тупланган; репертуарыннан әсәрләр, аудио һәм видеоматериал тупланган; профессиональ һәм үзешчән фольклор коллективлары иҗатында куллану материалы буларак тәкъдим ителә.
7. Файзрахманов А.Ф. «Яшәү барыбер кызык»: җырлар һәм романслар, фортепианога кушылып башкару өчен; Казан шәһәре, «Идел-Пресс», 2014 ел.
8.Файзрахманов А.Ф.«ОЛЫ ЮЛ»: җырлар һәм романслар, фортепианога кушылып башкару өчен;, «Идел-Пресс», 2016 ел.
9.Файзрахманов А.Ф «Борчылма»: җырлар һәм романслар, фортепианога кушылып башкару өчен; «Идел-Пресс», 2018 ел.
10.Файзрахманов А.Ф «Җырым булып калырсың»: җырлар һәм романслар, фортепианога кушылып башкару өчен; Казан шәһәре, «Идел-Пресс», 2021 ел.

А.Ф.Фәйзрахманов төзегән һәм сәхнәгә куйган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең, Татарстан һәм Башкортстан эстрада артистлары катнашындагы концертлар:
2004 ел – «...Ак калфакның табылган чагы..»;
2006 ел - «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле!...»;
Г. Тукайның "Шүрәле" әкият-поэмасы нигезендә;
2007 ел - «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!!!»;
2008 ел - «Көй эзләү», Х.Әюп поэмасы буенча;
2010 ел- «Концерт –риваять», Г. Авзалның «Болгарлар» поэмасы буенча;
2010 ел - «Дусларча»;
2011 ел - «Онытырга мөмкин түгел»;
2013 ел - «Бергәләшеп»;
2014 ел - «Без – Илһамлы», И.Шакировның туган көне уңаеннан;
2014 ел - «Ансамбльнең 15 еллык юбилей концерты»;
2015 ел - «Яшәү барыбер кызык»;
2015 ел - «Безнең аһәң»;
2016 ел - «Олы юл әйтте» (әдәби-музыкаль кичәләр циклыннан) концерты
2016 ел - «Гәрәбә» ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты
2017 ел - «Алып калыр өмет» («Олы юл әйтте» әдәби-музыкаль кичәләр циклыннан) концерты;
2018 ел - «Кара урман аша», И.Шакировның туган көненә багышланган («Олы юл әйтте» циклыннан) концерт
2018 ел - «Борчылма» («Олы юл әйтте» әдәби-музыкаль кичәләр циклыннан) Айдар Фәйзрахманов җырларыннан концерт;
2021 ел - «Ышаныч» («Олы юл әйтте» әдәби-музыкаль кичәләр циклыннан) концерты. Равил Фәйзуллин һәм Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлар, шигырьләр; һ.б.
«Олы юл әйтте» циклы әдәби-музыкаль кичәләр проекты авторы; сценарий авторы, режиссер һәм алып баручы.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз