Фәйзуллина Алия Котдус кызы

1929 елның 7 апрелендә Казан шәһәрендә туа, 2011 елның 30 мартында вафат була

Амплуа: аккомпаниатор-концертмейстер

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

1953 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Уку елларында ук биредә концертмейстер булып эшли. 1956 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов бригадасында эшли башлый, олуг җырчы белән илебезнең бөтен төбәкләрендә дә гастрольләрдә була. Шулай ук Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина кебек күренекле опера җырчыларының концертмейстеры буларак, төрле тематик концертларда чыгыш ясый.

1960–1978 елларда ул филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә эшли.  
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз