Фарухшин Газинур Мулланур улы

1956 елның 14 мартында ТАССРның Актаныш районы Ирмәш авылында туа

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстаннның атказанган артисты (2016 ел)

Табигатьтән бирелгән моңлы тавышлы җырчы халык көйләрен үз итә, лирик җырларга да өстенлек бирә. Шуңа аның репертуарында татар халык җырлары, композиторларыбызның лирик әсәрләре зур урын алган.  Алар арасында «Оренбур-Чиләбе», «Су буйлап», «Озата барма, иркәм»,  «Таң җыры» һ.б. татар халык җырлары, «Әй гармун, гармун» (Р. Яхин көе, Н. Дәүли сүз.), «Рәзинәкәй» (С. Сәрвәров көе һәм сүз.), «Актанышым» (И. Закиров көе, Р. Хәлиуллина сүз.), «Сиңа кайтам, газиз туган җирем» (И. Закиров көе, Н. Мәдияров сүз.), «Керкәле таулары» , «Акбүз атым» (И. Закиров көе, Г. Зәйнашева сүз.), «Саубуллашу» (И. Закиров көе, Н. Мәдияров сүз.) һ.б. бик күп җырларның беренче башкаручысы Газинур Фарухшин булды.
Фотогалереяне карау
Үзенең иҗат юлын Актаныш районы «Агыйдел» җыр һәм бию ансамблендә җырчы буларак башлый. 1980 елда ул Казан музыка училищесына укырга керә, беренче курсны тәмамалаганнан соң аңа Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә тәкъдим итәләр. Консерваториядә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында уку дәверендә аның җырчы таланты торган саен киңрәк ачыла бара. Инде студент елларында ук ул радио фондына кергән егермегә якын җыр яздыра. Консерваторияне тәмамлагач, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшли башлый. 1986 елда җырчы Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә күчә. Ул Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләре, Россиянең бик күп төбәкләре буйлап  гастрольләргә чыгып китә. Идел буе регионы (Самара, Саратов, Түбән  Новгород, Чебоксар, Тольятти, Ульяновск, Пенза, Саранск, Ижевск, Йошкар-Ола, Димитровград шәһәрләре) буйлап, Уралда (Екатеринбург, Чиләбе, Пермь, Ижевск, Магнитогорск, Оренбург, Орск, Миасс, Златоуст, Красноуфимск шәһәрләре), Себердә (Төмән, Омск, Нижневартовск, Сургут, Надым, Ноябрьск, Нефтеюганск, Когалым, Уренгой, Тобольск, Урай, Нягань, Лянтор), Коми Республикасы һәм Татарстан, Башкортстан шәһәрләрендә, районнарында уңышлы чыгыш ясый.

Яшь, сәләтле җырчының һәр чыгышы шыгрым тулы залларда, көчле алкышлар астында уза. Бу елларда ул җыр сөюче тамашачылар арасында зур популярлык казана.
1991 елдан Газинур Фарухшинның иҗади эшчәнлеге «Бәйрәм» ансамбле белән бәйле. Ул бу елларда әлеге иҗат төркеме белән  илебезнең бик күп төбәкләрендә була.

Газинур Фарухшин бүгенге көндә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы үткәргән концертларда еш катнаша, шулай ук  дәүләт күләмендә узучы мәдәни чараларда, юбилей кичәләрендә дә еш чыгыш ясый.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз