Федотов Владимир Сергеевич

13.01.1950, ТР Куйбышев районы Октябрьск шәһәре

Амплуа: музыкант

Мактаулы исеме: Россиянең атказанган артисты (2001), Татарстанның халык артисты (1993),М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (1990), Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2010), профессор

Октябрь шәһәре музыка мәктәбендә (баян бүлеге, 1967 ел),Куйбышев музыка училищесында (баян һәмдирижерлык бүлеге, 1971 ел), Казан дәүләт консерваториясендә ( баян һәм дирижерлык, көндезге бүлек, 1984 ел) белем ала, консерватория каршында аспирантураны (баян бүлеге,1987 ел) тәмамлый.

1967 елда шәһәр радиосыннан ул композитор Г. Шендеревның концерт этюдын башкара.
Фотогалереяне карау
Музыка училищесын тәмамлагач ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянчы (1971-77), аннан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә (1977-79) солист-аккомпаниатор булып эшли.    Элеккеге Советлар Союзы буенча, чит илләрдә(Тунис, Сенегал, Бенин, Нигерия) гастрольләрдә була. Консерваторияне һәм аспирантураны тәмамлагач баян һәм дирижерлык классында  (1984-88) укыта.“Ровесник” халык бию ансамблендә баянчы-аккомпаниатор була, коллектив белән  чит илләрдә  (Венгрия, Греция, Кипр, Япония) чыгыш ясый. 1988-1993 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли.  Үзенең сольный концертларын да һәм филармония сәнгать осталары концертларында чыгыш ясый. Р. Ибраһимов, И. Шакиров, Ә. Галимова,  Р.Аббасов, В. Шәрипова, Ф. Әгләмова (Федотова), Г. Ильясов, З. Нурмөхәммәтов һәм башка мәшһүр җырчыларга аккомпаниатор була.

Сәхнә иҗатына 20 ел тулуга багышланган беренче бенефис концерты 1992 елда Казанның Офицерлар йортында уздырыла.

Австрия, Германия, Италия, Польша, Украина, Казахстан, Төркия кебек чит илләрдә чыгыш ясый. 1967 елдан 2007 елга кадәр 6000 гә якын  концертта катнаша.

Халыкара  (Монтезе, Италия 1 премия, 2005; Нью-Йорк, США "Көмеш" диплом, 2007) һәм бөтенроссия конкурсларында (баянчы һәм композитор буларак) катнашып лауреат исемен яулый.

1993 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укыта (профессор). Аның укучылары арасында халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары, Татарстанның атказанган артистлары: Н. Мусин, М. Низамов, Р. Шакирова, Р. Шәйдуллин, А. Галимовлар бар.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз