Гәрәева Венера Хәсән кызы

(1943 елның 25 июнендә ТАССРның Саба районы Сүлә авылында туа – 2020 елның 26 октябрендә Казанда вафат, Татарстанның Саба районы Сүлә авылында җирләнә)

Амплуа: хормейстер, педагог

Мактаулы исеме: ТАССРның халык артисты (1987)

Ул 1968 елда Казан музыка училищесен, 1974 елда Казан дәүләт консерваториясен  тәмамлый; 1961 – 1964 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, 1968 – 1972 елларда Саба районы урта мәктәбендә укытучы була.

Венера Гәрәева 1978 – 2007 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры баш дирижёры, 2007 елдан хор дирижёры була. Ансамбльдә эшләү дәверендә ул Ә. Абдуллин белән берлектә «Җомга», «Су буенда», «Әзифә», «Уел» һ.б. композицияләрне иҗат итә. «Чуаш сюитасы», «Хәтердә һәм җырда», «Бер гаилә булып», «Сәйдәшем», «Сабантуй», «Безнең мирас», «Корбан бәйрәме», «Рамазан» һ.б. концерт программаларын әзерләүдә катнаша. Ул татар музыка фольклоры һәм милли вокаль башкару осталыгы белгече булып таныла. Тәҗрибәле педагог буларак ансамбль җырчылары белән индивидуаль эшләүгә аерым игътибар бирә. Укучылары арасында Татарстанның атказанган артистлары: Л. Бичарина, И. Исламов, Ф. Мирзануров һ.б. бар. Аның тырышлыгы аркасында ансамбльнең репертуары  һәм башкару осталыгы югары була.

Венера Хәсән кызы Гәрәева 1990 елдан И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесендә (көллиятендә) югары квалификацияле педагог булып эшли һәм биредә вокал ансамбле сәнгать җитәкчесе була.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз