Гәрәева Зифа Сәгыйть кызы

1966 елның 10 июнендә Башкортостанның Аскын районы Үпкәнкүл авылында туа

Амплуа: Сәнгатьле сөйләм жанры артисткасы

Ул 1987 елда Башкортстанның Стәрлетамак культура агарту училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлагач, Чакмагыш районы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе һәм методисты булып эшли. 1988-1993 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык һәм актерлык бүлегендә белем ала.
Зифа Гәрәева 1993 елда нәфис сүз остасы, филармония режиссеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Арслановның чакыруы буенча, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенә сәнгатьле сөйләм жанры артисткасы булып эшкә килә. Иң беренче ул Татарстанның халык артистлары – Зөһрә Сәхәбиева һәм Искәндәр Биктаһиров бригадасы белән Ульян якларына гастрольгә чыгып китә. Аннары Татарстанның халык артистлары: Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйповлар, Зөһрә Шәрифуллина бридаларында эшли. Зур солянка концертларын Алмаз Хәмзин белән алып бара. Шулай ук аңа мәшһүр җырчылар – Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина концертларында нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясарга насыйп була. Зифа Гәрәева филармония артистлары белән Идел буе төбәкләре, Урал, Уфа, Пермь, Сургут, Екатеринбург, Тобольски, Сургут, Нижневартовск,Уренгой, Саратов, Самара һ.б. шәһәрләрдә чыгыш ясый.

 2003 елдан ул мәгариф системасында хезмәт кыла: Казан шәһәре 2 нче татар гимназиясендә балаларга сәнгатьле сөйләм дәресләре алып бара; 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәренең Киров районы «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз