Галиев Шамил Вильдан улы

1967 елның 3 февралендә Татарстанның Лаеш районы Татар Янтыгы авылында туган

Амплуа: биюче

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2017)

Бию һөнәрен Ш. Галиев 1986-1991 елларда «Тасма» берләшмәсе каршында оешкан бию түгәрәгендә, оста хореограф Таһир Латыйфуллинда үзләштерә. «Кечкенә биюче» Шамил Галиев зур сәхнәгә иң беренче тапкыр узган гасырның 90 нчы елларында оешкан «Сәләви-Мәләви» төркеме белән чыга. Соңрак аны Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина,Татарстанның атказанган артисты Хәнәви Шәйдуллин төркемнәренә биюче итеп чакыралар.
Фотогалереяне карау
1992-2002 елларда Ш. Галиев Татар дәүләт филармониясенең «Музыкаль балаган» төркемендә эшли, Х. Тимергалиева, Ә. Авзалова, «Болгар» ансамбле, И. Миңвәлиев, А. Тимершәех, Л. Муллагалиева концертларында катнаша. Параллель рәвештә Мәскәүдә И. Дольский җитәкчелегендәге «Мини Мюзик-холл» лилипутлар төркемендә дә хезмәт куя. Әлеге төркем белән Франция, Германия, Чехия, Люксембург, Израиль, Финляндия, Латвия,  Литва, Эстония, Согуд Гарәбстаны, Оман Солтанлыгы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Корея Республикасы, Америка, Мисыр, Япония, Бөекбритания һ.б. күп илләрдә гастрольләрдә була.
2002 һәм 2005 елларда Кытайда һәм Кореяда «Белоснежка и семь гномов» спектаклендә катнаша. 2007-2008 елларда Шамил Галиев, амплуасын үзгәртеп, Голливудта дөньяның кино йолдызлары Винс Вон, Пол Джиаматти, Кевин Спейси, Рэйчел Вайс, Кэти Бэйтс, Миранд Ричардсон төп рольләрне уйнаган «Фред Клаус, брат Санты» дигән Америка раштуа комедиясендә эльф ролендә фильмга төшә. 2011 елда артист, зур кастинг аша узып, Канаданың «Дю-Солей» циркына «Corteo» («Кортеж») исемле шоуга акробат итеп эшкә алына. Циркта 2014 елга кадәр эшләү дәверендә Франциядә, Бельгиядә, Голландиядә, Канада һәм Бразилиядә гастрольләрдә була.
2015 елда Татар дәүләт филармониясендә, иҗатының 25-еллыгына багышлап оештырылган кичәдә, Ш. В. Галиевкә Татарстан Республикасының  «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз