Галимов Ирек Сафи улы

14. 06.1945, Татарстанның Кама Тамагы районы Кама Тамагы авылы -1993, Казан шәһәре

Амплуа: музыкант

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

1954 елда аларның гаиләсе Буага күченеп килә. 1960 елда ул Буа музыка мәктәбен,  1966 елда  Казан музыка училищесын тәмамлый.  1967 елда Буа шәһәре балалар музыка мәктәбендә эшли.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 1968–1969 елларда, 1972–1993 елларда музыкант-аккомпаниатор булып эшли. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров концерт бригадасында эшли. Үзен бик талантлы музыкант итеп таныта, Республикада һәм Россия киңлекләрендә узучы бик күп җаваплы мәдәни чараларда, концертларда катнаша.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз