Галимова Әлфия Әхәт кызы

30.05.1922, ТАССРның Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылы - 25.03.2015, Казан шәһәре

Амплуа: җырчы (лирик-колоратуралы сопрано)

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (1985)

1950 елда Мәскәү дәүләт консерваториясен (Д.В. Белявская классы) тәмамалый, 1961-63 елларда Мәскәү консерваториясе аспирантурасында белем ала. 1950-1961 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, 1964-65 елларда Казан музыка училищесында педагог, 1966-1986 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә солист-вокалист.
Фотогалереяне карау
Ул үзе мәгърифәтче Садыйк мулла нәселеннән. Заманында аның бабасы Садыйк авылда мәктәп ачып балалар укыта. Анда Әлфиянең әтисе Әхәт тә белем ала, анна укытучы була. Әнисе Шәмсеҗиһан татар балаларына рус теле укыта. Аларның гаиләсенә төрле төбәкләргә күченеп яшәргә туры килә.Чистай шәһәрендә яшәгән вакытта аны әнисе укытучыларның мәгърифәт клубында эшләүче җыр түгәрәгенә алып бара. Шунда кызчык беренче тапкыр композиторларның әсәрләрен, симфоник музыка тавышын тыңлый, фортепианода уйнарга өйрәнә.
Әлфиянең әтисе Буа шәһәрендә банк идарәчесе булып эшләгән елларда кара, шомлы репрессия шаукымына эләгеп, кулга алына, бер гаепсезгә үтерелә. Өч бала белән тол калган әнисен “халык дошманы” хатыны дип Теләче районына җибәрәләр. Кечкенә кызы белән ул шунда китәргә мәҗбүр була. Әлфия энесе белән Буада якын танышларында яшәп кала, чөнки укуны дәвам иттерергә кирәк була. Сугыш башлангач энесе фронтка китә. Әлфия Кайбыч урман хуҗалыгына эшкә керә.Тик аның күңеле җыргы, музыкага тартыла, Казанга барып укырга керү хыялы тынгылык бирми.
1944 елда ул Казанга килә һәм театр янында “Мәскәү консерваториясе каршындагы опера студиясендә уку өчен җырчылар сайлау бара”, дигән игъланга күзе төшә. Әлфия кыяр-кыймас кына үзен сынап карарга була. Ул Н. Җиһанов, М. Мозафаров, А. Измайлова кебек күренекле шәхесләрдән торган комиссия алдында М. Мозафаровның М. Җәлил сүзләренә язган “Җиләк җыйганда” дигән җырын башкара, икенче һәм өченче турларга узып югары бәяләнә. Мәскәүгә укырга керергә теләүче 400 кеше арасыннан 25 е генә сайлап алына. Алар арасында Ә. Галимова да була.
Консерваторияне ул бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, опера һәм камера җырчысы дигән белгечлек алып чыга.Ул уку елларында ук Мәскәүнең зур сәхнәләрендә чыгыш ясап, берникадәр тәҗрибә туплый. Мәсәлән, 1950 елда танылган җырчы А.В.Нежданова вафат булгач, аның белән хушлашу концерты була. Ул татар халык җыры “Тәфтиләү”не җырлый. Зур залда консерваторияне тәмамалаучылар концертында катнаша. Ул Рөстәм Яхинга (фортепиано) кушылып, Н. Җиһановның “Алтынчәч” операсыннан һәм Римский-Корсаковның “Кар кызы”ннан (“Снегурочка”) Кар кызы арияләрен башкара.
Ә. Галимова 1950 елда Казанга кайтып Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә урнаша. Ул анда солист булып унбер ел эшли, катлаулы партияләрне башкарып, опера сөючеләрнең мәхәббәтен яулый. Ул Н. Җиһановның “Алтынчәч” операсында Алтынчәч, Җ. Фәйзинең “Башмагым”ында Сәрвәр, Россининың “Севилья чәчтарашы”нда Розина, Глинканың “Иван Сусани”ында Антонида, Гуноның “Ромео һәм Джульетта”сында Джульетта, Римский-Корсаковның “Кар кызы”нда Кар кызы һәм башка партияләрне башкара.
Ә. Галимова 1957 елда театр составында Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша, ул анда Н. Җиһановның “Алтынчәч” операсыннан Алтынчәч партиясен җырлый. Декадага барыга әзерләнү өчен театрга баш режиссер булып Нияз Даутов чакырыла. Театрның яңа уңышларында әлеге талантлы шәхеснең роле зур була.
1961 елда Ә. Галимовага тагын Мәскәүдә уку мөмкинлеге килеп туа. Ул П. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең аспирантурасына укырга кереп, тагын да югары белем алып чыга.
Аны тәмамлап, Казанга кайткач, музыка училищесында укыта башлый, шул ук вакытта Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә концертларында чыгыш ясый. 1966 елда укыту эшен калдырып, филармониягә солисты булып күчә. Әдәби-музыкаль лекторий бүлеге артистлары белән бергә Ә. Галимова татар композиторларының әсәрләрен, бөтен дөнья күләмендәге музыкаль әсәрләрне пропагандалый. Ул концертларда төрле опералардан катлаулы арияләр, аерым күренешләр, романслар җырлый. Җырчының тагын аңа гына хас үзенчәлекле ягы бар иде: ул татар халык җырларын аеруча зур профессиональ осталык белән башкарган. Аның репертуарында “Уел”, “Зөбәрҗәт”, “Бөдрә тал”, “Әллүки” һәм халкыбызның борынгы, озын, катлаулы башка җырлары урын ала. Ә “Гөлҗамал” шулар арасында иң уңышлысы. Язучы Гомәр Бәширов еллар буе Әлфия Галимованың җырлавына сокланып, үзенең фикерләрен, киңәшләрен һәрвакыт хатлар аша җиткерде. Беренче хатында “Гөлҗамал”ны башкаруы турында ул болай дип язган иде: “Мәгълүм ки, “Гөлҗамал”ны башкалар да җырлыйлар. Минемчә, бу җырдагы моңның иң нечкә нюансларын, иң нәфис һәм шул ук вакытта иң тетрәткеч борылышларын Сез һәммәсеннән дә тирәнрәк, күңелгә үтемлерәк итеп бирә аласыз”.
Әлфия Галимова 1986 елда лаеклы ялга чыгуына карамастан, озак еллар үзенең иҗат эшчәнлеген дәвам итте, башкалабызның төрле музейларының, китапханәләренең көтеп алган кунагы иде ул. Үзенең 90 яшълек юбилей елында исә,  Филармониада” халыкара музыка сәнгате фестивале кысаларында,  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә чыгыш ясап зур соклану уяткан иде асыл җырчыбыз.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз