Галимова Резидә Локман кызы

1966 елның 26 октябрендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (2009), Россиянең атказанган артисты (2018), Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты (2021)

С. Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесын, Гнесиннар исемендәге Россия музыка Академиясен (Мәскәү) тәмамлый.
С. Сәйдәшев исемендәге конкурста III премия иясе (1996), Мәскәүдә узган Делфия уеннарында “Академик җырлау осталыгы” номинациясендә (2000), Италиядә узган «Гранд Прайс» халыкара вокалистлар конкурсында җиңүче (2003).
АКШ, Франция, Италия, Австрия, Финляндия, Төркия, Кытай, Кипр, Украина, Казахстан, Португалия һәм башка чит илләрдә чыгыш ясый.
Фотогалереяне карау
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай премиясе лауреаты, дирижер А. И. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрында солист җырчы булып эшләү дәверендә Резидә Галимова үзен югары талантка ия, югары квалификацияле профессиональ, зәвыкьле җырчы буларак танытты. Гаҗәеп матур лирик сопрано тавышы, киң диапазоны,  кабатланмас матур тембры  – җырчыга башкару ягыннан катлаулы әсәрләрне дә югары аһәң һәм  камиллек белән тамашачыга җиткерергә ярдәм итә. Аның репертуарында опера классикасы, романслар, татар халык җырлары төп урынны били. Төрледән - төрле җанрларда иҗат итәргә сәләтле артист үз башкару осталыгына, дикциясенә таләпчән, һәрдаим үз  талантын камилләштерү өстендә эшли.
         Мәктәпкә кадәр һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар өчен оештырылган абонемент концертларында яшь тыңлаучылар җырчы Р. Галимованың һәр авазын йотлыгып тыңлыйлар, җырчы белән бергә Кар кызы  (“Снегурочка” операсы, Н. Римский-Корсаков), Людмила (“Руслан һәм Людмила” операсы, М.Глинка), Алтынчәч (“Алтынчәч”, Н. Җиһанов) булып “яшиләр”.
Татар филармониясендә эшләү дәверендә Резидә Галимова ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры һәм башка оркестрлар, ансамбльләр белән бихисап чыгышлар ясый.
        ТР халык уен кораллары оркестрының “Татарстан оркестрлары” дигән сериясендәге компакт-дискында аның чыгышы язылган язмалар да урын алды. Татарстан радиосында җырчының татар һәм рус композиторлары әсәрләреннән язмалары саклана. Ул шулай ук Татарстан, Казан телерадиоканалларының даими катнашучысы да.
Резидә Галимова   Татарстанда һәм республикадан читтә узган мәдәни чараларда, Сабантуйларда һәм Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә узучы барлык чараларда да еш катнаша. Татарстан делегациясе составында Төркия, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, АКШ, Украинада, күп кенә Россия шәһәрләрендә (Мәскәү, Архангельск, Томск, Омск, Чиләбе, Екатеринбург, Ульяновск, Владивосток) узган Сабантуйларда, Төркиядә, Кытайда, Казахстанда, Свердловск һәм Киров өлкәләрендә, Иваново, Санкт-Петербург, Новосибирск, Йошкар-Ола, Владивосток шәһәрләрендә узган Татарстан көннәрендә катнаша. Хөкүмәт делегациясе составында Индия, Германия, Финляндия, Швеция, Кытай, Латвия, Эстония, Украинада була. 2013 елның апрелендә җырчы Франциянең Страсбург шәһәрендә Европа Сарае сәхнәсендә соло концерты белән  чыгыш ясый һәм Казанда узачак “Универсиада – 2013” спорт уеннары вакытында оештырылган концертларда чыгыш ясый.
Соңгы елларда ул төрле җыр бәйгеләренең жюри әгъзасы булып тора.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз