Гарифуллин Сәйдәш Фәтхелислам улы

10.11.1944, ТАССРның Буа шәһәре

Амплуа: музыкант, аккордеон һәм фортепианода оста уйнаучы, инструменталь миниатюралар иҗат итүче һәм эшкәртүче

Ул 1959 елда Буа музыка мәктәбен (фортепиано классы), 1969 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының роман-герман бүлеген (инглиз теле белгече) тәмамлый.
Сәйдәш Гарифуллин 1968 елдан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый, 1968–1971 елларда Илһам Шакиров концерт бригадасында  аккордеончы буларак, 1972–1973 елларда эстрада бүлеге мөдире, 1996–1998 елларда филармониянең музыка бүлеге җитәкчесе булып иҗат итә.
1974 елдан тәрҗемә эшен алып бара. “Тасма” да башлап, Сүрия, Гыйрак һәм Төркия илләренә тәрҗемәче буларак китә.1982–1992 елларда Казан дәүләт университетында инглиз теле дәресләре алып бара. 1990 елны татар теле филологиясе буенча кандидатлык диссертациясен яклап, Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып 2004 елга кадәр эшли.
Сәйдәш Гарифуллин “Инглизчә-татарча сүзлек” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007, 231 б.), “Татарча–русча-инглизчә фразеологик сүзлек” (“Хәтер” нәшрияты, 2010, 296 б.), “Татар теле бәйлекләре” монографиясе (“Камаз” нәшрияты, 1990) төзүче-авторы булып тора.
Ләкин музыка белән элемтәне бер дә өзми, Сәйдәш Гарифуллин бүгенге көндә дә милли эстрадабызда джаз сәнгатен татар моң–ритмнары белән югары дәрәҗәдә оста табигый берләштереп башкаручы. Ул чит илләрдә дә татар моңын яңгырата, 2012 елдан  Төркия шәһәрләрендә музыкант буларак чыгышлар ясый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз