Гарифуллина Гөлнара Мулланур кызы

1971 елның 15 июнендә Ижау шәһәрендә туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2007), «Viva-music» Халыкара конкурсының Гран-при иясе (Черногория, 2011)

«Соловей» (А.Алябьев – А.Вьетан), «Балетные сцены» (Ш. Берио), «Медитанго» (А. Пьяццолла), халык көйләренә А.Цыганков ясаган музыкаль эшкәртмәләр - «Перевоз Дуня держала», «Голубка» (куба халык җыры) – болар артист репертуарындагы әсәрләрнең бер өлеше генә. Домра уенында осталыгын  артист оркестр белән башкарган И.С.Бахның ике ре-минор скрипкасы өчен концертының домра өчен эшкәртмәсе, «Я табун стерегу», «Серьезные  вариации»,  «Испанское каприччио» әсәрләрендә тулаем ача. Г. Гарифуллина – җете авазлар белән уңай хакимлек итүче талантлы музыкант. «Мар дяндя», «Частушки» (А.Цыганков),  «Джазовый  экспромт»  (Г. Шендеров), В.Козловның «Пьеса в стиле Фламенко» әсәре, Р. Бакировның татар халык җырлары темасына «Концерт фантазия»се   - артист  репертуарының затлы бер өлеше.  
Фотогалереяне карау
1995 елда  домра белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Уку дәверендә күп кенә музыкаль конкурсларда, шул исәптән 1990 елда Казанда (3 премия), 1994 елда Әстерханда узган (диплом) уен коралларында башкаручылар конкурсларында катнаша.
Г. М. Гарифуллина  –  Халык уен кораллары оркестрының югары профессиональ әзерлекле, осталык өстендә даими эшләүче музыканты.
         1991  елда ул Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге татар халык уен кораллары ансамблендә эшли башлый.
         1993 елдан Гөлнара Гарифуллина Татар филармониясе солисты. «Пляска  цыганок» (С.Рахманинов), Концерт  (Н.Будашкин), «Зима» (А.Вивальди),
         2006 елда  Г.М.Гарифуллина  Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән "Огни большого города” фильмыннан музыка башкара.
         Халык уен кораллары оркестры белән Татарстан (Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама) һәм Россия (Мәскәү, Санкт-Петербург) шәһәрләрендә, чит илләрдә    (Австрия,  Германия, Болгария, Италия, Көньяк Корея, Португалия) уңышлы чыгышлар ясый, оркестрны фондындагы барлык язмаларны булдыруда катнаша.
Гөлнара Гарифуллина үз уен коралын популярлаштыруга, аны пропагандалауга күп өлеш кертә. Оркестрда эшләү белән бергә Казан шәһәренең Кече сәнгать Академиясендә укыта.
«Тал бөгелә» дип аталган татар композиторлары пьесалары җыентыгы (2002), «Сборник переложений, обработок», «Современный домрист» хезмәтләре авторы. Әлеге хезмәтләр домрада уйнарга өйрәтүче мөгаллимнәр арасында бик популяр. Аның тарафыннан рус һәм татар телләрендә басылган, өч кыллы домрада уйнарга өйрәтүче махсус программа төзелгән һәм ул балалар музыка мәктәпләрендә зур уңыш белән кулланыла.
Гөлнара Мулланур кызының  укучылары арасында “Сөембикә варислары”, “Дуслык таҗы”, “Нәүрүз бәйрәме”, “Татар көйләре яңгырый”, ”Халык иҗаты фестивале” конкурс-фестивальләрендә уңыш казанган, соңрак укуларын югары музыкаль уку йортларында дәвам иткән  музыкантлар бихисап.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз