Гарипова Раилә Мөхәммәтхан кызы

22.11.1946, Казан

Амплуа: балет артисткасы, балетмейстер

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган һәм халык артисты (1982, 1987)

Мәскәү мәдәният институтының хореография бүлеген тәмамлый (1974). ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең солисты (1967-69), педагог-репетиторы (1974-77), баш балетмейстеры (1977 дән). Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле каршында «Юлдаш» балалар хореографик мәктәбен оештыручыларның берсе. «Сабантуй», «Дуслык бәйрәме», «Туган як моңнары», «Шәрекъ клубы», «Корбан бәйрәме», «Шәһәр биюе» һ.б. вокаль-хореографик композицияләрне куюда катнаша. «Кызлар җыены», «Бишле бию», «Казан кызлары биюе», «Гармун, гармун», «Ярмәк вагы» һ.б. бик күп биюләрне куя. Милли бию фольклорын тирәнтен белүче буларак, үзенең хореографик сәхнә композицияләрендә халык биюе мирасын иркен һәм кыю куллана. Укучылары арасында Татарстан Республикасының атказанган артистлары Л. һәм А. Хәмитовлар, Р. Шәйдуллин, М. Фәттахова һ.б. бар.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз