Гатиатуллин Мансур Әхмәт улы

21.08.1925 - 03.05.2009

Амплуа: биюче

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (1987)

Академик Дәүләт Зур театры каршындагы Мәскәү хореографик училищесын тәмамлый.
1941-1942 елларда  Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет артисты буларак стажировка үтә. 1942-1943 елларда (Казанга эвакуацияләнгән) Киев медицина кораллары заводында эшли.  1943-1945 елларда Беломор флоты эстрада ансамблендә (Архангельск) хезмәт итә.
Фотогалереяне карау
1946 елда Мансур Гатиатуллин Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бию төркемендә башлап биюче булып эшли башлый. Югары башкару осталыгына ия булган биюче ансамбльдә эшләү дәверендә бик күп онытылмас бию образлары тудыра.
1966 елда ул ансамбльдә   педагог-репетитор итеп билгеләнә. Тәҗрибәле остаз яшьләргә милли бию сәнгатенең иң нечкә һәм мөһим үзенчәлекләрен оста итеп җиткерә. Аның ярдәме белән ансамбльнең репертуарына “Шома бас”, “Кияү”, Өч дус биюе”, “Күпердә” кебек асыл бию үрнәкләре кертелә. Милли хореография лексикасын, ансамбльнең репертуарын әйбәт белүе һәм югары профессиональлеге аңа балетмейстер, педагог булып  озак еллар эшләргә этәргеч бирә.
  1999-2002 елларда педагоглык эшчәнлеген М.А.Гатиатуллин әле яңа Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында оешкан ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә дәвам итә. Балетмейстер буларак, аның тарафыннан ансамбльдә милли татар биюләренә нигезләнгән бию шедеврлары торгызыла һәм сәхнәгә куела.  
Шул ук вакытта 1989-2003 елларда ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының хореография кафедрасында (өлкән укытучы буларак) укыту эше белән дә шөгыльләнә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз