Гайфуллин Рифкать Әнвәр улы

1961 елның 30 гыйнварында Казанда туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1996)

1989 елда  Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.
ТР халык уен кораллары оркестрында 1993 елдан бирле бас домралар төркеме концертмейстеры булып эшли.  Оркестрда эшләү дәверендә үзенең төрле масштабтагы оркестр партияләрен һәм аерым музыкаль әсәрләрне башкара алучы югары профессиональ дәрәҗәдәге музыкант булуын исбатлады. Табигатьттән килгән музыкальлек, ритмны камил тою, башкарган әсәрнең стилен төгәл тоту һәм бас-домраның гаҗәеп яңгырашы – болар бар да Р.Гайфуллин уенына хас сыйфатлар.
Оркестрда эшләү дәверендә  музыкант кирәкле тәҗрибәне туплап, коллективның репертуарында булган, жанр һәм стиль ягыннан гаҗәеп төрле барлык әсәрләрне дә башкара.
1997 елда Р.Ә.Гайфуллин оркестр каршында «Унисон» дип аталган бас-домралар ансамбле төзи. Әлеге ансамбль оркестр белән дә, аерым да концертлар оештыра һәм халык көйләрен яратучы тамашачылар арасында популярлыкка ия. Музыкант шулай ук балалайкалар төркемендә балалайка-контрабаста чыгыш ясый һәм уенын көннән-көн камилләштерә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз