Гобәйдуллин Рәшит Габдрахман улы

26.04.1927,Казан — 04.07. 2013, Казан

Амплуа: җырчы (баритон)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1988)

Рәшит Гобәйдуллин профессиональ музыка сәнгатенә урау юллар аша килеп керә. Үзенең хыялына ирешкәнче аңа тормышның төрле киртәләре аша үтәргә туры килә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак беренче чыгыш ясаганда аңа инде кырык яшь тулган була. Аңа хәтле: җиде елга сузылган хәрби хезмәт – японнарга каршы сугышта катнаша, сугыштан соң эшче яшьләр мәктәбендә урта белем ала, Казан дәүләт консерваториясенең кичке бүлегендә (В.А.Воронов классы) укып югары музыкаль белем ала.
Р. Гобәйдуллин ансамбль белән  төрле төбәкләрдә гастрольләрдә була, аның данын үстерүгә үз өлешен кертә. 1979 елда ул филармониянең музыкаль-лекторий бүлегенә эшкә күчә. Ул бу елларда татар,рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, халык җырларын тамашачыга җиткерә. Р. Яхин, Ф. Әхмәтов, Җ. Фәйзи, Р. Еникеев, Б. Мөлеков, З. Хәбибуллин һәм башка күренекле татар композиторларының күп кенә җыр, романсларын,   аның репертуарының төп өлешен били. Үзенең дә күңелендә җырлар туа. Ветераннарга багышланган “Кайда сез, ветераннар” (Г. Зәйнәшева сүз.), композитор Рөстәм Яхинга карата иҗат ителгән  “Язмышым” (Р. Гөбәйдуллин көе һәм сүз.) җырларын заманында яратып үзе дә башкара.
Р. Гобәйдуллин республика буйлап гастрольләрдә күп йөри.  КАМАЗда эшләүчеләр, нефть районнарында, авылларда яшәүчеләр алдында лекторий бүлеге артистлары белән еш кына чыгышлар ясый.Җырчы филармониядә 1991 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга.Аның язмалары Татарстан радиосының алтын фондында саклана.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз