Гомәров Айрат Мәхмүт улы
1966 елның 30 июлендә Казан шәһәрендә туа
Амплуа: музыкант
Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты
Кече яшьтән үк үзешчән сәнгатьтә еш катнашып килә. 1986 елда Киров исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче вокаль–инструменталь ансамблендә эшли башлый. 1994-1997 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшләп килүче “Заман” вокаль–инструменталь ансамбленең әйдәп баручы солисты һәм музыканты була.