Гомәров Рифкат Габделәхәт улы

20. 01. 1942, ТАССРның Чирмешән районы Кара Чишмә авылы - 15. 03. 1996

Амплуа: музыкант-аккомпаниатор, “Саз” вокаль ансамбленең сәнгать җитәкчесе

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

   Р. Гомәров 1959 елда филармониядә эшли башлый. Аны башта  Әлфия Авзалова бригадасына билгелиләр, соңрак Илһам Шакиров концертларында аккомпаниатор буларак катнаша. Элекке Советлар Союзының бик күп шәһәрләрендә чыгышлар ясый. 1959 елда ул филармония артистлары белән  Вьетнамда, Кытайда һәм Кореяда гастрольләрдә була. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул яңадан филармониядә эшен дәвам итә һәм 1962 елга кадәр эшли.
Р. Гомәров 1967-1971 елларда Казан музыка училищесында Г. Шаронов классында баян буенча белем ала. 1968 елда ул “Тасма” производство берләшмәсенең клубында “Саз” кызлар вокаль  ансамбле оештыра. Күренекле җырчылар, сәнгать осталары сәхнәдәге беренче адымнарын Р. Гомәровның "Саз” ансамблендә башлыйлар.1971 елда ул Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Институтны тәмамалагач, клубта ансамбль белән эшләвен дәвам итә, бер үк вакытта шул клубта директор вазыйфасын да башкара.  
“Саз” ансамбле җырлаган барлык җырларны да ул үзе эшкәртә, “Гөлләр су сорыйлар” (Р. Гаташ сүз.), “Күпме күзләр күреп онытылган” һәм “Тамчылар тамар чаклар” (Ш. Галиев), “Бирмә миңа асыл гөлләр” (Ә. Ерикәй), “Иделкәй” (Р. Мингалим), “Туган ягым”, “Төнбоек” (авторлары билгесез) һ.б. җырлар авторы. 1986 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Казан шәһәренең 2-нче номерлы педагогия училищесында  эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз