Гыйлаҗев Миңхәмәт Хәсән улы

1953 елның 5 гыйнварында Татарстанның Чирмешән районы Бөркет Чишмә авылында туа, 1995 елның 26 октябрендә Казан шәһәрендә фаҗигале рәвештә вафат була

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

М. Гыйлаҗев 1981 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (профессор А. Воронов классы) тәмамлый һәм Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. Матур тембрлы лирик баритон тавыш иясе Гыйлаҗев биредә вафатына – 1995 елга  кадәр хезмәт куя. Җырчыны гаҗәеп җиңел башкару осталыгы, тавышындагы кабатланмас лирик төсмерләр һәм профессиональ  башкару осталыгы аерып тора. Миңхәмәт Гыйлаҗев классик әсәрләрне, татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен бердәй осталык белән башкара. Репертуарында С. Рахманиновның «Алеко» операсыннан яшь чегән егете, Дж. Вердиның «Травиата»сында Альфред, Н. Җиһановның «Җәлил» операсында Җәлил партияләре бар. Татар тамашачысы йөрәгендә ул «Агалмасы, багалмасы...» җыры белән саклана. М. Гыйлаҗев озак еллар Әлфия Авзалова төркемендә эшли, концертлар белән Татарстанның, Россиянең төрле почмакларында чыгышлар ясый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз