Гыйлфанов Рөстәм Марсель улы

1986 елда Мөслим районы Төйгилде авылында туа

Амплуа: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

Мактаулы исеме: «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы лауреаты (2010), Рәшит Ваһапов исемендәге XI Халыкара татар жыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты (2015), Татарстанның атказанган артисты (2016)

Рөстәм Гыйлфанов 2004 елда Мөслим районы музыка мәктәбен (вокал һәм баян классы) тәмамлый. 2006 елда ул Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә, аның сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның чакыруы буенча, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының өченче курсында Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев классында белем алган елларында ук эшкә килә.  
Фотогалереяне карау
Ул бик тиз арада ансамбльнең күпкырлы  иҗади яшәешенә, мохитенә кереп китә һәм үзен әйдәп баручы солист итеп таныта. Лирик тенор тавышлы җырчының  репертуары гаять бай, башкарган җырларының күбесе  халык җырлары, классик композиторлар әсәрләреннән гыйбарәт. Ансамбльдә эшләү дәверендә Рөстәм Гыйлфанов ансамбль  составында төрле тематик  концерт программаларында, әйтик «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008), «Концерт-Риваять» (2010), «Дусларча...», «Онытырга мөмкин түгел» (2011), «Бергәләшеп» (2012 ) , «Без – Илһамлы!» (2013), «Яшәү барыбер кызык», «Безнең аһәң» (2015), «Гәрәбә» (2016), «Олы юл» (2016)  һәм башкаларда катнашып, үзенең вокаль образын тудырды.
Шулай ук Рөстәм Гыйлфанов «Аһ, син, заман» (2010),  «Казан-Универсиада» (2012), «Степларда егет печән чаба» (2013) һәм ансамбльнең башка клипларында төп башкаручы буларак катнаша. Табигатьтән бирелгән сәләте, профессионализмы, үз-үзенә таләпчәнлеге аңа төрле эчтәлектәге музыкаль әсәрләрне – озын, моңлы халык көйләрен, композиторлар әсәрләрен тиешле профессиональ кимәлдә башкарырга ярдәм итә.  
Ансамбльнең «Мирас», «Хәзинә», «Концерт-Риваять», «Туган җиреңнән китмә» һәм башка телевизион һәм радиоконцертларында чыгыш ясый, 2016 елда үзенең беренче СD-альбомын яздырып чыгарды.
Рөстәм Гыйлфанов ансамбль белән хөкүмәт күләмендә үтә торган төрле чараларда, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә еш катнаша. Мәсәлән, Германиядә узган «Яшел атна», Төркиядә «Нәүрүз», «Yafem», «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе», Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес», Казанда «Филармониада» , Франциядә «SIA», Нидерланд Корольлегендә  «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус  Ривьерасы» һәм башкалар шундыйлардан. Ансамбль составында 2014 елның  27 февраленнән  3 мартына кадәр Кырымда узган «Кырым, Россия, Украина халыклары дуслыгы» дигән халыкара фестивальдә чыгыш ясый. Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанлыгы, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерланд Корольлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Сан-Марино Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башкалар) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә.
Татарстан  Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» (2011) билгесе; Татар халкының музыка фольклорын саклауга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты (2014); Кырым Республикасында Россия мәдәни мирасын саклауга үз өлешен кертүе өчен Россия Федерациясенең Мәдәният министрының рәхмәт хаты (2014); «Муса Җәлилнең 110 еллыгы» уңаеннан истәлекле медале (2016) белән бүләкләнә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз