Гыйлметдинов Фәнис Миңнуретдин улы

1943 елның 14 маенда Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында туган

Амплуа: музыкант

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

«Аның кулына эләккән баян үзеннән үзе уйный, бии башлый иде», – Ф. Гыйльметдиновның уены хакында сәхнәдәшләре шулай диләр.
Татар телевидениесе архивында Фәнис Гыйльметдиновның татар композиторлары әсәрләренең һәм татар халык көйләренең баян өчен күчермәләреннән торган ике концертының видеоязмасы саклана. Радио архивында аның башкаруында И. Шәмсетдинов көйләре, Т. Кәримов, Х. Вәлиуллин вальслары, М. Яруллинның маршы, З. Хәбибуллинның полькасы, А. Ключаревның «Бәйрәмдә», М. Мозаффаровның «Кызлар биюе», башкорт халык бию көе «Бишбармак», татар халык көе «Шөгер» язмалары саклана. Әлфия Авзалованың 1976 һәм 1981 елда чыккан пластинкалары шулай ук Фәнис Гыйльметдинов белән бергә язылган.
Ф. М. Гыйльметдинов «Баянда үзлегеңнән уйнарга өйрәнү өчен кулланма» (1980),  «Баян өчен репертуар» (1988), «Баян өчен заман көйләре» (2009) китаплары авторы. «Ялкын», «Мәгариф» журналларында озак еллар «Баянда уйнарга өйрән» сәхифәсен алып бара.
Фотогалереяне карау
1969 елда Казан музыка училищесын, 1979 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Училищедан соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. 1971-1974, 1979-1991 елларда филармониянең эстрада бүлегендә, Әлфия Авзалова төркемендә һәм музыкаль-әдәби лекторийда  аккомпаниатор булып эшли.
1991 елда, Казан педагогика институты ректораты чакыруы буенча,  «Музыкаль тәрбия нигезләре» кафедрасына укытырга килә, анда 2003 елга кадәр доцент булып эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз