Гыйздәтуллин Флорит Вахит улы

1991 елның 14 гыйнварында ТР Яр Чаллы шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

Мактаулы исеме: Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019)

Флорит Гыйздәтуллин 2013 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетын (Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор В.Ә.Ганеева классын) тәмамлый. Шул ук елны ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты булып эшли башлый. А.Ф.Фәйзрахманов җитәкләгән әлеге затлы ансамбль белән ул илебезнең бик күп төбәкләрендә һәм чит илдә яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясый.  Ул ансамбльнең  «Без – Илһамлы!» (2013), «Яшәү барыбер кызык», «Безнең аһәң» (2015), «Гәрәбә» (2016), «Олы юл әйтте» (2016), «Алып калыр өмет» (2017), «Борчылма» (2018) һәм башка концерт программаларында сольный чыгышлары белән катнаша.
Ул шулай ук 2011 елда «Татар моңы» һәм Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр конкурсларында, 2013 елда Галия Кайбицкая исемендәге  I халыкара җыр конкурсында лауреат була. 2017 елда аңа «Болгар радиосы» ның «Ел ачышы» дигән милли музыкаль премиясе тапшырыла.

Ф. Гыйздәтуллин ансамбльдә җырлау белән бергә барлык бию һәм инструменталь номерларда да катнаша, думбыра, ятаган, татар гөсләсе, саз, җәя һәм уен коралларында уйный. Ул ансамбль белән төрле хөкүмәт күләмендә үтә торган чараларда, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә чыгыш ясый: «Яшел атна» (Германия), «Нәүрүз» (Төркия), Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес», Казанда «Филармониада», Франциядә «SIA», Нидерланда Короллегендә  «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус  Ривьерасы» һәм башкалар шундыйлардан. Ансамбль составында 2014 елда  Кырымда узган «Кырым, Россия, Украина халыклары дуслыгы» дигән халыкара фестивальдә чыгыш ясый. Кырым Республикасында Россия мәдәни мирасын саклауга үз өлешен кертүе өчен  Россия Федерациясенең Мәдәният министрының рәхмәт хаты (2014) белән бүләкләнә.

Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанаты, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерландия Королльлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Республика Сан-Марино, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Мисыр һ.б.) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә.

Флорит Гыйздәтуллин тормыш иптәше – ансамбль солисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Гыйздәтуллина белән бер сәхнәдә иҗат итәләр, төрле мәдәни чараларда, концертларда дуэт булып чыгыш ясыйлар. Җыр сөюче тамашачы бу матур пар белән аларның күпсанлы клиплары аша да яхшы таныш.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз