Гыйззәтуллин Илфират Заһир улы

1951 елның 17 маенда Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туган

Амплуа: музыкант

1976 елда Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлеген баян классы буенча тәмамлагач, Татар филармониясенә баянчы-аккомпаниатор булып эшкә килә һәм биредә 2003 елга кадәр эшли. Татарстанның халык артистлары Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның концерт төркемнәрендә озак еллар баянчы була. Татар сәхнәсендә Илфират Гыйззәтуллин баянына җырламаган җырчы калмагандыр. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Рабига Сибгатуллина, Эмиль Җәләлетдинов, Гали Ильясов, Хәнәви Шәйдуллин, Фердинанд Фәтхи концерт бригадалары белән СССРның барлык почмакларын йөреп чыга ул.
И. Гыйззәтуллин аранжировка остасы буларак та билгеле. Талантлы музыкант татар халык җырлары «Иртә дә генә торам», «Үтте дә китте яшьлегем», керәшен җырларыннан «Иске Корбаш авылы көе», С. Сәйдәшевнең «Хуш, авылым», С. Садыйкованың «Сусау», И. Мәҗитовның  «Гомер уза», Ф. Хатыйповның «Үкенү», «Соңгы күрешү» җырларына музыкаль яктан гаять уңышлы һәм кызыклы аранжировкалар ясый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз