Гыйззәтуллина Вафирә Мөхәммәтдин кызы

13.02.1946, Татарстанның Менделеевск районы Камай авылы – 17.09.2001, шунда ук

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның (1981) һәм Каракалпакстанның халык, Россиянең атказанган артисты (1988)

Кечкенәдән музыкага гашыйк була ул, үзешчән сәнгатьтә даими катнаша, профессиональ җырчы булырга хыяллана. Әлеге хыялы аны Казан музыка училищесына китерә. Аны тәмамлаганнан соң Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазько классында вокал  буенча белем ала.
Ул профессиональ җырчы белеме алганнан соң, гомере буе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисткасы булды, Р.Үтәй җитәкчелегендәге Татарстанның радио һәм телевидение оркестры белән хезмәттәшлек итте, 1997-2001 елларда – «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты булды.
Фотогалереяне карау
Аның көчле һәм үзенчәлекле тавышы Рәсәйдә генә түгел, ә Германия, Австрия, АКШ, хәтта Куба сәхнәләреннән яңгырап, тамашачыны җәлеп итә. Әйтергә кирәк, иҗади тормышы әле студент чагында ук башланып китә җырчының. 1974 елда Казан консерваториясе студенты Вафирә Гыйззәтуллина Халык җырларын башкаручылар Бөтенсоюз бәйгесендә катнашып җиңү яулый.  
Гаҗәеп матур аһәңле тавышы, сәхнәдә үзен зәвык белән тотышы, профессиональлеген үстерү юнәлешендә бертуктаусыз эшләве җырчыга репертуарын киңәйтергә мөмкинлек бирә һәм ул эстрада җырлары белән рәттән халык җырларын  һәм татар классик композиторларыбызның әсәрләрен дә иркен тавыш белән, үзенчәлекле итеп башкара. Вафирә Гыйззәтуллина татар композиторларының күп кенә җыр һәм романсларын беренче булып башкарып, сәхнә тормышы биргән җырчы шәхес.
Табигый артистлыгы һәм сәхнә мөлаемлыгы белән җырчы халык мәхәбәтен яулады. Аны бөтен Татарстан, Рәсәй һәм чит илләрдә яшәүче милләтәшләребез  көчле алкышларга күмде.
Ул һәрчак актив гражданлык хисе белән аерылып торды. Үз халкының язмышына битараф булмаганлыктан, В.Гыйззәтуллина милли сәнгать һәм мәдәниятне саклау, барлау һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итү буенча зур иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барды.
Талант, матур тавыш, рухи байлык һәм юмартлык, саекмас яшәү дәрте –  Вафирә Гыйззәтуллинага хас булган сыйфатлар иде. Аның өчен иҗат белән милли хис аерылгысыз төшенчәләр. Татар мәдәниятенең язмышы өчен борчылган җырчы үзенең җырларын – милли башкару алымнарын чиста, саф килеш саклап калу мөмкинлеге итеп кабул итә. Халык арасында зур популярлык алып килгән җыры аның «Бәхет» дип атала. Аның өчен бәхет – халык өчен җырлау, халык өчен яшәү булды. Ул ярдәм сорап килгән һәркемгә ярдәм итәргә тырыша, чөнки кешеләргә карата мәхәббәте чиксез була аның. Һәрчак гаделлек өчен көрәшеп, дөреслекне яклый, шуңадыр халык аның иҗатын үз итә. Ул – иҗаты, яшәеше белән халык җырчысына әверелә.  
Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина җырлар һәм көйләр язу белән чын-чынлап мавыга, киңкырлы, тирән шәхес була. Сәхнәдә көчле тавышы, сүнмәс энергиясе белән халыкны җәлеп итә.
Кызганычка каршы, Вафирә Гизатуллина 2001 елның 17 сентябрендә аянычлы рәвештә вафат булды.
Кулланылган чыганак: электрон ресурс - http://www.millattashlar.ru/
Казань. Известные люди нашего города
Республика Татарстан. М.Шакирзянов. 14.09.2004
Автор – җыйнаучы Илсөяр Шиһапова

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз