Ибраһимов Фәридун Нуретдин улы

1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында туган - 27.07.2020, шунда ук җирләнгән


Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

1968-1970 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор төркемендә  җырчы була.
1974 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының хор-дирижёрлык бүлеген тәмамлагач, Татарстанның Әлки район башкарма комитетының мәдәният бүлегенә мөдир итеп җибәрелә. 1977 елда Ф.Ибраһимовны Татар филармониясенә эшкә алалар. Биредә ул артист та, концертлар оештыручы да, билетлар сатучы да булып хезмәт куя.  1977-1979 елларда – вокалист-солист,  1979-1985 елларда оештыручы-администратор булып эшли. 1985-1997 елларда – Г. Камал исеменәге Татар дәләт академия театрында директор урынбасары, 1997-2009 елларда Татар филармониясендә директор урынбасары була.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз