Ибраһимов Ренат Ислам улы

20.10.1947, Украинаның Львов шәһәре


Мактаулы исеме: РСФСРның (1981) һәм ТАССРның халык артисты (1978), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

  1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, Ренат Ибраһимов үзенең иҗади юлын М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә башлап җибәрә.  Биредә ул танылган операларда князь Игорь  (“Князь Игорь”), Эскамильо  ("Кармен"), Валентин  ("Фауст”), Евгений Онегин ("Евгений Онегин”), Елецкий ("Пиковая дама”) кебек төп партияләрне башкара. Шул ук 1973 елда яшь җырчы Бөтенсоюз эстрада җырлары конкурсында, ә 1974 елда – V Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсында лауреат була.
1988-1990 нчы елларда Ренат Ибраһимов  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  эшли. 1990 елдан 1998 елга кадәр Мәскәүдә “Сәфәр” Татар мәдәни үзәгенең солисты һәм сәнгать җитәкчесе, 1998-1999 елларда “Газпром” РАҖнең мәдәният идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. 1999 елдан – үзе оештырган җыр театры сәнгать җитәкчесе һәм солисты.
Р. Ибраһимов - бүгенге көндә дә татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, борынгы романслар, эстрада җырларын  уңышлы башкаручы   җырчыларның берсе.  Аны чит илләрдә  дә алкышлап каршылыйлар, яратып тыңлыйлар  һәм чыгышларын түземсезлек белән көтәләр.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз