Ибраһимова Рокыя Габдрахим кызы

02.02.1913, Казан шәһәре -28.04.1998, шунда ук

Амплуа: музыкант,солист-аккомпаниатор

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982)

Хатын-кыз музыкантлар арасыннан филармониядә эшләүче иң беренче һәм халык көйләрен башкаруда-уйнауда үзенә күрә бер мәктәп тудырган музыкант, баянчы. Ул 1939-60 елларда драма театрларында (1941 елда Татар академия театрында), 1949-1968 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә солист - аккомпаниатор булып эшли. Җырчы Усман Әлмиев, Разия Тимерханова, Илһам Шакиров,Әлфия Афзалова,Зифа Басыйрова һ.б.  белән бергә чыгыш ясый.
1975 елда “Укытучылар йорты”нда композитор Заһид Хәбибуллин белән бергә “Ветераннар хоры”н оештыралар.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз