Ибушев Георгий Мифодий улы

20.10.1957, Татарстанның Мамадыш районы Владимирово авылы

Амплуа: җырчы (тенор-альтино)

Мактаулы исеме: Краснодардагы Бөтенрәсәй халык җырларын башкаручылар бәйгесе дипломанты (1985), Салих Сәйдәшев исемендәге вокалистлар бәйгесе лауреаты (1990), ТАССРның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2000), Россиянең атказанган артисты (2019)

Бала чагыннан ук ул җырга тартыла. Матур яңгырашлы тавышы һәм сәхнәдә чыгыш ясау хыялы аны (җырчы Миңгол Галиев киңәше буенча) Казан консерваториясенә китерә. Биредә ул вокал буенча Чувашиянең атказанган артисты М.Ф.Кольцовта, аннан – ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Әлфия Заһидуллинада белем ала.
Фотогалереяне карау
1985 елда консерваторияне тәмамлаганнан соң ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий  бүлегенә эшкә алына.
1986 елда яшь җырчы Мәскәүнең Колонналар залында Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан  оештырылган бәйрәм кичәсендә СССРның халык артистлары данлыклы И.Козловский. А Соловьяненко, З.Соткилава белән баргә чыгыш ясый.
Георгий  Ибушевның репертуары опера арияләре, романслар һәм чит ил композиторлары әсәрләренә бик бай. Шул исәптән, татар классик композиторлары С. Сәйдәшев, Р. Яхин, М. Мозаффаров, Җ Фәйзи, Ә. Бакиров, Ф. Әхмәтов, Р. Еникеевһәм башка авторларның әсәрләре төп урынны алып торалар. .
Ул үзенең иҗатында татар классик музыкасын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Аның тавышын бик еш төрле мәдәни чараларда ишетергә мөмкин, әйтик, Башкортостанда, Удмуртиядә, Чувашиядә, Әстерхан өлкәсендә һәм Рәсәйнең башка төбәкләрендә узган Татарстан көннәрендә ул даими кунак.
1990 нчы елларда Г.Ибушев концертлар белән гастрольләрдә күп йөри:  Татарстанның бөтен шәһәрләрен диярлек урап уза, Рәсәйнең Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Екатеринбург, Өфе һәм башка шәһәрләрендә була, чит иллләрдән – Казахстанда, Төркиядә, АКШта, Кореяда һәм башка илләрдә җирле татарларга татар җырларын җиткерә.
Георгий Ибушев җаны-тәне белән музыка дөньясында яши һәм татар музыкасын пропагандалау өчен вакытын кызганмый - мәктәпләрдә, техникумнарда, вузларда чыгыш ясый. Һәркайда тамашачысына татар музыкасының үзенчәлекләрен, сүз һәм музыканың бер-берсенә тәэсирен төшендерергә тырыша, ә романслар кичәсендә әлеге жанр турында сөйләп аңлата. Бу мөһим мәдәни-тәрбияви эшчәнлекне ул татар эстрадасының бүгенгесе һәм киләчәген кайгыртып алып бара.
“...Георгий Ибушев  чишмә тавышлы җырчы. Белгечләр андый тавышны югары регистрдагы җиңел альтинотенор диләр. Табигатьнең сирәк бүләге. Шулай булгач, аның кадерен белеп яшәү һәм иҗат итү сорала. Ә моның өчен акыл, белем һәм иҗат итү сорала. Георгийда боларның һәммәсе дә бар, минемчә. Халык җырлары җәүһәрләре, классик композиторларның әсәрләре – менә аның иҗат мәйданы. Ышанычлы, ныклы юл. Бәхете – җырда сезонлы кумир булу юлын сайламавы. Чорның һәм Җырның символы булырга омтылу күпкә максатлырак бит!..”, дип язды аның турында шагыйрь Равил Фәйзуллин.
Бүгенгесе көндә Георгий Ибушев – татар эстрадасының сирәк аһәңле тавышына ия җырчысы, татар музыкасын пропагандалаучы, тамашачыны татар эстрада сәнгатенең иң югары үрнәкләрендә тәрбияләүче шәхес, шул югарылыкка тартырга омтылучы җәмәгать эшлеклесе. Шулай ук җырчы матбугат аша үзенең сәнгатькә карата булган фикерләрен саллы мәкаләләре, шигырьләре аша җиткереп тора. 2007 елда аның “Рәхмәт сиңа, җыр” дип исемләнгән үз шигырьләре тупланган китабы дөнья күрде.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз