Ильясов (Әхмәт-Гали) Гали Гани улы

24.07.1936, Приморск өлкәсе Сучан (хәзерге Партизанск) шәһәре – 16.11.2000, Казан шәһәре

Амплуа: җырчы (тенор), композитор

Мактаулы исеме: җырчыларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1972), ТАССРның атказанган (1972), ТАССРның халык (1978), РСФСРның атказанган артисты (1987)

Тын Океанның диңгез авиациясе флотында хезмәт иткәндә, Гали Ильясов, җырчы буларак киң танылып, армия смотрларында катнаша, лауреат исеме ала. Җырга гашыйк Гали укырга, музыкаль белем алырга, профессиональ җырчы булырга хыяллана. Ул 1962-1965 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында белем ала. Аны уңышлы тәмамлагач,  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшкә чакырыла. Шулай итеп, ул 1965 елда   филармониянең әдәби-музыкаль лекториясе бүлегендә эшли башлый.  Җырчы республиканың бай музыкаль тормышында актив катнаша башлый. Төрле опералардан арияләр, һәм романслардан торган академик пландагы концертларда, татар композиторлары әсәрләреннән торган эстрада кичәләрендә, балалар өчен әзерләнгән музыкаль тамашаларда ул актив катнашучы, җыр сәнгатен пропагандалаучы талантлы солист була.
Фотогалереяне карау
Гали Ильясов филармониянең лекторий артистлары белән бергә илебезнең зур концерт залларында, Кавказ, Балтыйк буе республикаларында, Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Норильски һәм Якутски якларында, БАМда, Урта Азиядә чыгышлар ясый. Аның җырлары Монголия, Чехословакия, Венгрия илләрендә, Лондон, Лейпциг, Зальцбург, шәһәрләре сәхнәләрендә, Италиядә, Төньяк һәм Үзәк Африка җирләрендә кайнар алкышларга күмелә. Ул 1977 елда Туниста Карфаген фестивалендә, 1978 елда  Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Италиянең “Унита” гәзите бәйрәмендә катнаша.
Филармониядә эшләү  елларында Гали Ильясов татар композиторлары әсәрләрен, халык җырларын башкаруы белән бергә, ул рус һәи итальян халык көйләрен дә зур осталык белән башкарды. Аның репертуарында бөтендөнья опера сәнгатенең лирик - драматик тенор тавышка язылган иң гүзәл партияләре бар иде. Алар П.И.Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Ленский, Римский-Корсаковның “Май төне” операсыннан Левко, Дж. Пуччининың “Богема” һәм “Турандот” операларыннан Калаф, Рудольф арияләре, Ж. Бизенең “Кармен” операсыннан Хозе партияләре...
Гали Ильясов иҗатта эзләнүчән, тынгысыз шәхес була, җырлар иҗат итә. Музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов җырчы иҗаты турындагы бер мәкаләсендә болай дип яза: “Гали Ильясов җырлары милли традицияләр, халыкчанлык белән сугарылган. Шул ук вакытта алар заман эстрадасы аһәңнәренә хас якты, матур, яңача, яңгыраулары белән дә аерылып тора. Аларда итальян җырларына хас канто-гүзәл итеп башкару мөмкинлекләре бар. Г. Ильясов җырлары татар эстрадасы өчен яңалык булган Көнбатыш илләренең популяр поп-музыка ритмнары белән милли музыка сәнгатебезне тагын да баетты...”
1997 елда “Мәгариф” нәшриятендә аның “Оныттың бугай...” дигән 40 җырын берләштергән җыентыгы дөнья күрә.
2017 елда аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз