Ильясова Диләрә Самат кызы

14.10.1935, Яңа Уртавыл авылы, Яңавыл районы, БР

Амплуа: алып баручы, конферансье

1953 елда ул В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы театр студиясенә укырга керә. Беренче курста укыганда ук, аңа К.Тинчурин  театрында рольләр бирә башлыйлар.“Кыз урлау”да (М.Кәрим) - Мөнирә, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” ендә – Зөһрә һәм Оркыя, Н. Исәнбәтнең “Таһир - Зөһрә”сендә – Алка, һ.б. Студияне тәмамлагач, Д. Ильясованы К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрына җибәрәләр. Ул анда  Әзербәйҗан драматургы И. Шамхаловның “Кайнана” спектаклендә артистка Зарифәне, А.Арбузовның “Алар өчәү иде” пьесасында Иринаны, Н.Әсәнбаевның “Рәйсә һәм Фәйзи” мелодрамасында Зөһрәне һ.б. уйный.
1970 елда Д. Ильясова  Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты  бүлеген тәмамлый.
1976 - 1990 елларда ул  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә алып баручы, конферансье булып эшли башлый. Эстрада бүлегендә эшләгәндә мәшһүр җырчылар Ә. Авзалова, И. Шакиров, В. Шәрипова, У. Әлмиев, Р. Ильясов, Ф. Сөләйманова, Х. Тимергалиева, Р. Ибраһимова,  һ.б. белән республикабызның барлык төбәкләрендә һәм илебезнең иң зур шәһәрләрендә: Мәскәү, Санкт - Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Магнитогорск, Баку, Ташкент, Алма - Ата, Ригада чыгыш ясый.
1980 - 1983 елларда филармониянең музыкаль - әдәби лекториендә эшләү дәверендә ул  Р. Фәйзуллин, Н. Дәүли, С. Шакиров, С. Хәким кебек күренекле татар әдипләренә, композитор С. Садыйковага багышланган әдәби - музыкаль иҗат кичәләрен, Ф. Насретдинов, А. Аббасов, Р. Билалова, З. Сөнгатуллина, К. Хәйретдинова,  Н. Сәрвәров, З. Ильясова кебек күренекле опера һәм балет театры, Ш. Әхмәтҗанов, З. Әхтәмова, Ф. Әгләмова, Р. Мостафин, һ. б. җыр һәм бию ансамбле артистларының концертларын алып бара.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз