Исламова Алчәчәк Имамгаздали кызы

1944 елда туа, 2005 елның 30 августында вафат була

Амплуа: алып баручы, конферансье

Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Зөләйха Хисмәтуллина классы) тәмамлый. 1973 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә солист булып эшли башлый. Аның репертуарында дөнья классик әсәрләре, татар һәм рус композиторларының  җырлары, халык көйләре өстенлек итә. Шулай ук аның балалар  өчен әзерләнгән концерт программалары да кызыклы һәм эчтәлекле булуы белән аерылып тора.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз