Кадыйрова (Толстик) Светлана Басыйр кызы

Амплуа: солист-вокалист (лирик-драматик сопрано тавышлы җырчы)

Казан музыка училищесын (1976),  Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (1981) тәмамлый.
Ул 1976 елда  Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә эшкә җибәрелә.
Табигатьтән бирелгән матур бәрхет тавышы, репертуар сайлаганда үз-үзенә таләпчәнлеге, җырчыга дөнья күләмендәге классик опера һәм камера әсәрләрен башкарырга мөмкинлек бирәләр. С.Кадырова (Толстик) башкарган әсәрләр арасында: Дж. Пуччининың «Тоска», «Мадам Баттерфляй», Дж. Вердиның «Отелло», Ш. Гуноның «Фауст», В. Моцартның «Свадьба Фигаро», П. Чайковскиның «Евгений Онегин», «Иоланта», «Пиковая дама», «Чародейка», А. Даргомыжскиның «Русалка», Р. Корсаковның «Сказка о царе Салтане», Н. Жиһановның «Түләк һәм Сусылу»,  «Алтынчәч», «Намус», С. Сәйдәшевнең “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, Х. Вәлиуллинның “Соңгы хат”  һәм башка опералардан арияләр була. Ул шулай ук татар, рус һәм чит ил композиторларының  оперетталарыннан арияләр, романсларын башкара.
С. Кадырова (Толстик) филармониядә эшләвен Казан музыка училищесында укыту белән бергә алып бара.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз