Камалова Люция Хәсән кызы

1963 елның 1 июлендә Пермь өлкәсенең Райн районы Кебрат бистәсендә туган

Амплуа: музыкант

1985 елда Казан музыка училищесының аккордеон классын тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә һәм биредә 2003 елга кадәр эшли. Филармониядә эшләү дәверендә бик күп татар җырчыларының аккомпаниаторы була, үзе солист булып вак гармуннарда уйный. Люция Камалованың уен кимәле нәзәкатьле, хатын-кызларча мөлаем.
Бүгенге көндә Л.Х.Камалова филармония ветераннары оештырган кичәләрдә, концертларда актив катнаша, үзе төрле кичәләр оештыра, мәктәп балаларын музыка осталыгына өйрәтә, иҗат итүдән туктамый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз