Кавеева Фәһимә Фәләх кызы

30.07.1956, Татарстанның Бөгелмә шәһәре – 19.12.2013, Казан шәһәре


Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2011)

Казан дәүләт мәдәният институтын (библиотековедение һәм библиография бүлеге) тәмамлагач, Ф. Кавеева 1980 елда В.И.Ленин исемендәге Дәүләт фәнни китапханәсенең абонемент бүлегендә китапханәче булып эшли башлый.
         1986 елда Ф. Кавеева Татар дәүләт филармониясенең нота китапханәсенә эшкә кабул ителә.  Ул филармония китапханәсенең  төп белешмә аппаратын – алфавит һәм систематик каталогларын төзи.
Ф. Кавеева  2001-2002 елларда  -  “Казан”  Милли мәдәни үзәгенең тарих бүлегендә методист хезмәтен  башкара. Милли мәдәни үзәгендә эшләү елларында ул Ф. И. Шаляпин  Камера залында атаклы  җырчының шәхси әйберләреннән төзелгән экспозиция урнашкан мини-музейда экскурсовод булып эшли.
Фотогалереяне карау
2005 – 2012 елларда – Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  музей эшчәнлеген алып бара. Музей мөдире буларак, ул һәрвакыт төрле тематик концертларга, филармония артистларының һәм коллективларының юбилейларына багышланган күргәзмәләр оештыра: Дәүләт Зур концерт залында - дирижер Н. Рахлинның  һәм  композитор А. С. Ключаревның 100   еллыгы, җырчы У. Альмеевның 95  яшьлеге, дирижер Ф Мансуровның 80 яшьлеге уңаеннан; Филармония Концерт залында  - нәфис сүз остасы А. Арслановның 80 яшьлеге, җырчылар И. Шакировның  һәм Ә. Авзалованың 75 яшьлеге, Ф. Сөләйманованың һәм Х. Шәйдуллинның 70 яшьлеге, дирижер Р. Үтәйнең 65 яшьлеге, дирижер А. Шутиковның 60 яшьлеге, җырчы Х. Тимергалиеваның 60 яшьлеге; Р. Үтәй җитәкчелегендәге Дәүләт эстрада симфоник оркестрының 20 еллыгы, А. Шутиков җитәкчелегендәге  Халык уен кораллары дәүләт оркестрының 15 еллыгы, А. Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 10 еллыгы уңаеннан төзелгән күргәзмәләр . Бу күргәзмәләрдә Н. Рахлин, А.Ключарев, А. Арсланов, Х. Мушинскийның  архивындагы саклана торган, аларның якыннары тарафыннан бүләк ителгән гаилә реликвияләре, сирәк  экспонатлар да тамашачыга тәкъдим ителде.
Ф. Кавеева ТР Милли китапханәсе белән берлектә (Кичәләрнең режиссеры һәм алып баручысы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин)“ Истә һаман да истә...” дип исемләнгән  Т. Якупов, Г, Рәхимкулов, В. Гыйззәтуллина, Ә. Заһидуллина, З. Нурмөхәммәтов, Р. Гөбәйдуллиннарга багышланган кичәләрне оештыруда  катнашты.
Ул филармониянең 70 еллыгына багышланган “Татарская государственная филармония им. Г. Тукая 1937-2007” китабының төзүче – авторларының берсе иде. Ф. Кавеева шулай ук телевидение  һәм радио белән тыгыз элемтәдә торды, журнал һәм газета битләрендә филармония тарихы һәм күренекле сәнгать осталары турында мәкаләләрен бастырды; А. Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестрының Көньяк Кореяда (2008-09) һәм Италиядә (2010) булган гастрольләрендә шәхси корреспондент буларак катнашып, оркестрның чыгышларын  вакытлы матбугат битләрендә яктыртты. Россия һәм чит илдән килгән дирижер һәм солистларны (В. Кузнецов, Е. Образцова, Д. Крамер, М. Пятигорский, һ.б.) ул башкалабыз Казанның истәлекле урыннары белән таныштырды.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз