Казакова Нина Ивановна

1957 елның 10 ноябрендә Калуга өлкәсенең Козельск шәһәрендә туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрында китапханәче һәм костюмнар цехы җитәкчесе

Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрында 1994 елдан бирле эшли. Үз эшенең чын остасы. Музыкантларга партияләрен, ноталарны табуда оператив ярдәм итә. Оркестрдагы тәртип, дисциплина, һәр эшнең вакытында җиренә җиткереп эшләнүендә Нина Казакованың да зур өлеше бар. Нина Ивановнаның кабатланмас профессиональ сыйфатлары  гастрольләрдә аеруча кирәк. Гаять катлаулы очракларда да музыкантларны кирәкле материал белән тәэмин итү юлларын таба ул. Нота китапханәчесенең эше тамашачы күзенә күренми һәм алкышларга күмелми, ләкин оркестр музыкантлары әлеге вазыйфаның ни кадәр мөһим икәнлеген яхшы аңлыйлар. Н.И.Казакова оркестрның иң хөрмәтле һәм алыштыргысыз хезмәткәрләре.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз