Хәбибуллина Әлфия Миңнәхмәт кызы
1967 елның 22 ноябрендә ТАССРның Әгерҗе районы Салагыш авылында туа
Амплуа: нәфис сүз остасы
1989 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли башлый. Үзенең иҗади эшчәнлеген Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров бригадасында башлый, 1991 елда Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, соңрак Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи, җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов иҗат төркемнәрендә эшли. Концертларны алып баручы буларак, 1996 елга кадәр филармониянең эстрада бүлегендә эшли.