Хәкимов Айдар Мидхәт улы

1975 елның 3 декабрендә Казанда туган

Амплуа: ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2012)

2000 елда «Инструменталь башкару» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә концертмейстер, артист-инструменталист булып эшли башлый. Айдар Хәкимовның уенына авазларның югары зәвыгы, җырларның, биюләрнең, ритмик сыгылмалылыкның кимәлен төгәл тоту һәм тыңлаучыга камил җиткерү кебек сыйфатлар хас.
Фотогалереяне карау
«Талы бөгелеп тора» татар халык җыры темасына тезмә (А.Адиев эшкәртүендә), керәшен  көйләренә нигезләнгән «Бәрмәнчек бию көйләре», И.Дәүләтшин эшкәртүендәге «Яңа инструменталь көйләр» – ансамбль репертуарындагы әлеге музыкаль әсәрләрне солист буларак Айдар Хәкимов башкара.

Репертуардагы «Ак калфакның табылган чагы...»  (2004),  «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле!» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008),  «Концерт-риваять» (2010), «Дусларча…» (2011), «Онытырга мөмкин түгел” (2012), «Бергәләшеп» (2013), «Без – Илһамлы» (2014) программаларының аккомпаниаторы.

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Россия шәһәрләрендә (Әстерхан, Ижау, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Тольятти, Ульяновск, Усинск),  якын һәм ерак чит илләрдә (Австрия, Германия, Литва, Украина, Польша, Төркия, Финляндия, Голландия, Тунис, Монголия,  Оман Солтанаты,  Франция,  Чехия, Төркмәнстан, Судан, Италия һ.б.) чыгышлар ясый.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз