Хәлимов Азат Мөхәррәм улы

1958 елның 8 сентябрендә Казан шәһәрендә туа

Амплуа: музыкант-аккомпаниатор

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1999)

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, 1982 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшкә кабул ителә һәм 2003 елга кадәр эстрада бүлегендә эшли. Филармониядә эшләү елларында ул үзен  югары профессионал, көйне нечкә тоемлаучы музыкант-аккомпаниатор буларак таныта. Ул – татар милли музыкасының табигате, тарихы белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләрен, дөнья классикасын тирәнтен белүче, бай репертуар туплаган талантлы музыкант. Үзенең чыгышларында ул төрле концерт гармуннарында өздереп уйнаучы буларак та, республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә тамашачы мәхәббәтен яулады.
Фотогалереяне карау
Татар дәүләт филармониясендә ул Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Флюра Сөләйманова, Рөстәм Маликов, Зөһрә Сәхәбиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Георгий Ибушев һәм башка күренекле сәнгать осталары белән эшли.

Азат Хәлимов инде күп еллар буе үзенең тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина белән бергә халкыбызга хезмәт итә. Ул, иҗат төркеменең музыка җитәкчесе буларак, башкарыла торган җырларга оста итеп аранжировкалар ясау белән шөгыльләнә. Алар республиканың бик күп авылларында, шәһәрләрендә, Россиянең төрле төбәкләрендә бик еш чыгыш ясыйлар.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз