Хәлиуллин Әнәс Хатыйф улы

1962 елның 4 июнендә Казан шәһәрендә туа

Амплуа: иллюзионист

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1996)

1980 елда Казан шәһәре М. Гайдар исемендәге мәдәният сарае каршындагы цирк студиясендә белем ала, 1995 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык бүлеген тәмамлый.
Фотогалереяне карау
1985–2003 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Музыкаль балаган» төркеменең сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аның кул астында  Ринат Ачубәков,  Нияз Бикбов, Радик Кәбирҗанов, Шамил Галиев, Дамир һәм Ринат Шиһабетдиновлар, Алмаз Хәлиуллин, Юрий Федоров, Евгения Хәлиуллина (җырчы) һәм башка оригиналь жанр артистлары эшлиләр. «Музыкаль балаган»ның репертуарында җыр-музыка белән үрелеп баручы төрле жанрдагы эстрада һәм цирк номерлары: фокуслар, жонглерлык, эквилибристика, пантомима, пародия, акробатика һәм башкалар була. Алар филармония оештырган концертларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыгыш ясыйлар. Илебезнең барлык төбәкләрендә дә диярлек гастрольләрдә булалар.

2003 елда ул мөстәкыйль рәвештә эшли башлый. Аны  төрле юбилей кичәләренә, очрашуларга, корпоративларга, Казан шәһәрендәге балалар белем алу үзәкләренә бик еш чакыралар. Әнәс Хәлиуллин ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрының Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узучы балалар абонементы концертларында да һәрчак теләп катнаша.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз