Хәмидуллина Лилия Рафак кызы

1974 елның 19 декабрендә ТАССРның Яр Чаллы шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле балетмейстеры

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2008)

Фотогалереяне карау
Ул Яр Чаллы сәнгать училищесын (хореография бүлеге, 1993), Казан (Идел буе) федераль университетын (Хореография сәнгате бүлеге, бакалавр дәрәҗәсе, 2013) Казан (Идел буе) федераль университетын (педагогик белем, магистр дәрәҗәсе, 2016) тәмамлый.

Күренекле сәнгать коллективларында: «Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле»ндә (1993-1994); «Русские Сезоны» бию ансамблендә (1994-1997, Мәскәү); дөньякүләм танылган «Riverdance» шоу бию коллективында (2002, Ирландия) биюче буларак чыгыш ясап зур тәҗрибә туплый.

1997-2016 елларда ул «Казан» муниципаль бию ансамбленең әйдәп баручы биючесе була. Л.Хәмидуллинаның югары башкару осталыгы аның төрле биюләрдә сольный чыгышларында ачык чагыла, мәсәлән: «Авылда яшьләр», «Биш туган», «Читекләр», «Адәм балалары», шулай ук «Кызыл һәм Кара» (испан халык), «Омон ер» (үзбәк халык), «Карнавал» (латин-америка попуррие), «Назелем» (әзербайҗан халык), «Ирландия ритмнары» (ирланд степ), «Бубновая кадриль» (рус халык) кебек дөнья халыклары биюләре – шундыйлардан. Ул ансамбль белән Россиянең бик күп төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә: Австралия, Польша, Мальта утравы, Кытай, Тайвань, Испания, Тунис, Италия һ.б. чыгыш ясый. Ансамбльдә эшләү дәверендә ул үзен – сәхнәгә биюләр куючы буларак та таныта. Аның «Омон ер» үзбәк биюе, шулай ук ире И.И.Хәмидуллин белән берлектә әзерләнгән «Татар бәйрәме», «Балкан чегәннәре биюе», «Ирландия ритмнары», «Карнавал» дигән номерлары озак еллар коллективның программасын баетып тора, репертуарыннан төшми.

Л.Р.Хәмидуллина 2016 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты А.Ф.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә балетмейстер булып эшли башлый. Эшләү елларында аның тарафыннан ансамбль өчен «Яшьлек», «Әзиләр», «Лирик бию», «Чәчмә бию» исемле бию номерлары куела. Шулай ук ансамбльнең репертуарында булган «Лимонад», «Әти-әни», «Сары чәчәк ата көнбатыш», «Идел камышы» һәм башка вокал әсәрләрнең хореографик яктан бизәлешенә дә ул үз өлешен кертә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз