Хәмзин Алмаз Наил улы

18. 09.1947, Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылы

Амплуа: җырчы, конферансье, алып баручы, режиссер, популяр көйләр авторы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2008)

Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый (1977). Атаклы «Саз» ансамбле җырчысы (1971-1984).
А.Хәмзин сәнгати оешмаларда төрле вазифалар башкара: Куйбышев исемендәге Мәдәният сараенда – директор урынбасары, «Комсомолец» клубында – директор, «Татарстан» телерадиокомпаниясендә – мөхәррирһәм күпсанлы сценарийлар авторы.  Бу еллар эчендә ул төрле тапшырулар башлап җибәрә («Алмаз плюс», «Шаяру», «Шаянсәхнә», «Капка төбе» һ.б.), сәхнәдә йөзләгән концертларның алып баручысы була.
Фотогалереяне карау
Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә  җырчы, режиссер, конферансье, концертларны алып баручы булып эшли (1979 - 1980, 1996 -2000). 2005 - 2009 елларда ул Казан театр училищесының  татар эстрада бүлеге җитәкчесе, мөгаллиме,  2009 - 2013 елларда “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире була. Хәзерге көндә «Чаян» журналында бүлек мөхәррире, язучы.

         Соңгы елларда А.Хәмзин җырлар («Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» һ.б.), эстрада өчен юмористик хикәяләр, монологлар, пьесалар иҗат итә. Аерым басмаларда үзенең рубрикаларын да булдырды («Татарстан яшьләре»ндә – «Алмаз бөртекләре», «Безнең гәҗит»тә – «Аз - маз Хәмзетдин», «Шәһри Казан»да – «Юмор баганасы»). Ул көндәлек матбугатка публицистик мәкаләләр дә яза. 2000 елда А.Хәмзиннең «Матбугат йорты» нәшриятында «Мәктәп балалары өчен җырлар», 2007 елда Татарстан  китап нәшриятында «Озак яшисегез килсә...» дигән китаплары басылып чыты. А.Хәмзин – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз