Хәйретдинова Клара Әкрам кызы

1948 елның 27 июлендә Биектау районы Өнсә авылында туа

Амплуа: җырчы (сопрано), педагог

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1989), Татарстанның халыкартисты (1995), Россиянең атказанган артисты (2011)

1971 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсен (Г.П. Виноградовның вокал сыйныфы), 1979 елда Казан дәүләт консерваториясен (В.А. Лазько курсы) тәмамлый.

1971-1972, 1979-1980 елларда - Г. Тукай исеменәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге  солисты-вокалисты; 1980-2006 М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты була.1997 елдан Казан дәүләт консерваториясенең  җыр  кафедрасында вокал буенча педагог, доцент, шулай ук Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укыта.

Ф. Шаляпин фестивальләрендә, Мәскәүдә, Башкортстанда һ.б. узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә даими катнаша.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз