Хәйруллина Зәйнап Шәйхулла кызы

22.03.1916, Перьм шәһәре - 15.08.2010, Казан шәһәре

Амплуа: музыка белгече

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе

935-38 елларда Казан педагогия училищесында (“Немец теле укытучысы” дигән белгечлек буенча) укый, 1950-55 елларда Казан дәүләт консерваториясендә (“Теория-композиторлык” бүлеге) ирекле тыңлаучы буларак белем ала.

1924 елда аларның гаиләсе Перьмнән Казанга күчеп килә. Ул бик яшьли 16 яшендә Татарстан радиосында (1932-1939 еллар) эшли башлый. Зәйнәп Хәйруллина биредә иң озак эшләгән, башка хезмәтләргә күчкәч тә (Казан телевидениесе студиясенең беренче директоры, Татарстан композиторлар берлегенең җаваплы секретаре, Татар дәүләт филармониясендә концертлар алып баручы, лектор-музыка белгече), радио белән тыгыз элемтәдә торган сирәк шәхесләрнең берсе иде.
Фотогалереяне карау
З. Хәйруллина радиода эшләү елларында бик күп шагыйрьләргә, композиторларга яңа әсәрләр иҗат итәргә юнәлеш бирүче, җырчыларга репертуарларын баетырга киңәш бирүче дә була. Мәсәлән, Сибгат Хәкимнең “Фазыл чишмәсе”, Җәүдәт Фәйзинең “Газинур”, “Яз шатлыгы”, Рөстәм Яхинның “Дулкыннар, дулкыннар” җырларының дөньяга килүендә аның да өлеше була. Аның тормыш юлында үз мөмкинлекләрен ачарга ярдәм иткән, рухи яктан үсешкә этәргән сәнгать һәм әдәбият әһелләре очрап тора, язмыш аны шушы мохитта тәрбияли, музыкага, сәнгатькә мәхәббәт уята. Ул чын мәгънәсендә татар интеллигенциясенең үзәгендә яши. Х. Туфан, К. Тумашева, Р. Ишморат, М. Мазунов радиода эшли башлаган елларында аның беренче укытучылары, К. Нәҗми, Җ. Фәйзи, М. Рахманкулова, Н. Җиһанов, Р. Яхин һ.б. шәхесләр аның сәхнә укытучылары булып торалар.

1944 елда З. Хәйруллина Татар дәүләт филармониясендә концертлар алып бара башлый.Ул сугыштан соң җыр һәм бию ансамбле концертларын алып бара, әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә лектор буларак тамашачыга татар музыка сәнгатен пропагандалый. Ул бу елларда тамашачыга аңлаешлы һәм кызыклы мәгълүматләр белән татар һәм рус телләрендә музыка сәнгате казанышларын илебезнең төрле почмакларында яшәүчеләргә җиткерә.

З. Хәйруллина Казан шәһәренең төрле атаклы театрлары, Совет Армиясе йорты, Менжинский исемендәге клуб, Консерваториянең Актлар залы һәм Актерлар йорты сәхнәләрендә уздырылган концертлар, әдәби-музыкаль кичәләрнең алып баручысы була. Татарстанда гына түгел, башка өлкәләрдә дә, зур шәһәрләрдә дә җаваплы концертларны алып баруны аңа тапшыралар. Мәсәлән, 1957 елда ул Мәскәүдә уздырылган Татар сәнгате һәм әддәбияты декадасында ул СССРның Зур театрында, П. Чайковский исемендәге Концертлар залында узган Татарстан сәнгать осталарының җаваплы концерт программаларын алып баручы буларак катнаша. Шулай ук ул 1959-61 елларда Казан телевидение студиясе директоры вазыйфасын да башкара.

З. Хәйруллина һәрчак үзлегеннән белемен арттырырга омтыла. Ирекле тыңлаучы буларак, музыка университеты оештырган лекцияләргә, Казан дәүләт консерваториясенә дәресләргә йөрү, бик күп шәхесләрнең фикерләрен ишетү аңа бу елларда бик нык ярдәм итә.

Казан дәүләт консерваториясендә 1950 елда татар музыка тарихы укытыла башлагач, беренчеләрдән булып Зәйнәп Хәйруллинаны консультант итеп чакыралар. Татар композиторлары, җырчылары турында китапларны чыгарганда да аның фикерләренә таянып эш итәләр. Чөнки ул алар белән аралашканда бу шәхесләрдән ишеткән фикерләрне, вакыйгаларны истәлек-хатирәләр рәвешендә кәгазьгә теркәп бара, матбугатта мәкалаләр итеп бастыра. Аның татар композиторлары (С. Габәши, Х. Вәлиуллин, Ә. Бакиров, А. Монасыйпов, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова, Яруллиннар гаиләсе) һәм җырчылары  (З. Хисмәтуллина, У. Әлмиев, Э. Җәләлетдинов, Г. Кайбицкая, Г. Сөләйманова һ.б.) турындагы мәкаләләре “Совет Татарстаны композиторлары”, “Халык артистлары” исемле китаплар булып басылдылар. З. Хәйруллина С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, Х. Вәлиуллин кебек күренекле композиторларның әсәрләре тупланган нота җыентыкларын, “Татар композиторларының җырлары һәм романслары”, һ.б. китапларны төзүче буларак  катнаша, халык җырларын өйрәнү һәм дөньяга чыгару буенча да нәтиҗәле эш алып бара.

Татар музыка сәнгатен үстерүдә, пропагандалауда зур өлеш керткән, музыка һәм әдәбият өлкәсендәге күренекле шәхесләрнең иҗатларын халкыбызга җиткереп килгән музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Хәйруллина гомеренең ахырына кадәр сәнгать өлкәсенең “тере тарихы” булып, үзенең эш тәҗрибәсен яшьләргә җиткерүче булды.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз