Халитова Зөмәрә Рәхим кызы

1926 елның 5 сентябрендә Казанда туа

Амплуа: музыка белгече

1953 елда Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан Педагогия институтында аспирантураны тәмамлый, тәрҗемәче булып эшли.

1976-1983 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә лектор, музыка белгече булып эшли. Сигез елга якын “Вечерняя Казан” газетасы белән хезмәттәшлек итә. Лаеклы ялга чыккач “Заман”, “Ак Кирмән”, “Атлантида” исемле гаилә предприятиеләрен җитәкли, повестьләр, пьесалар, шигырьләр яза,рәсем сәнгате белән шөгыльләнә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз