Хаматгалиева Гөлия Фоат кызы

1977 елның 22 маенда Татарстанның Алексеевск районы Кыр Шанталасы авылында туган


Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2010)

«Халык җырларын башкаручы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен  тәмамлый.

1999 елдан Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә солист-вокалист. Халык җырларын башкаручы буларак Гөлия Хаматгалиеваны югары сәхнә зыялылыгы, инструмкенталь әсәрләрне һәм биюләрне гаҗәеп виртуоз башкару  аерып тора.

«Агыйделгә яр якын», «Фатыйх», «Әй, бакылдый үрдәкләр», «Париж көе» җырлары аның репертуарының энҗе бөртекләре.  Гөлия Хаматгалиева татар думбырасында уйнау осталыгына, чиста татар сөйләменә дә ия.
Фотогалереяне карау
«Ак калфакның табылган чагы...»  (2004),  «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле!» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008),  «Концерт-риваять» (2010), «Дусларча…» (2011) проектларында аерым сөйкемлелек, татарча матурлык белән аерылып торган солист.

         Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Россия (Әстерхан, Ижау, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Тольятти, Ульяновск, Усинск) шәһәрләрендә,  якын һәм ерак чит илләрдә (Австрия, Германия, Литва, Украина, Польша, Төркия, Финляндия, Голландия, Тунис, Монголия,  Оман Солтанаты,  Франция,  Чехия, Төркмәнстан, Судан, Италия, Испания һ.б.) чыгышлар ясый.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз