Хатипов Фәрит Хәнәфи улы

1948 елның 1 гыйнварында ТР Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа

Амплуа: музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Татарстанның халык артисты (2013)

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Фәрит Хатыйпов 1972 елда, Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, җитлеккән музыкант, коеп куйган баянчы буларак килә.

Филармониядә ул баянчы аккомпаниатор буларак эшләү дәверендә, нинди генә әсәрне башкармасын, үзенең табигый сизгерлеге, ритмны нечкә тоемлавы, музыкальлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Һәр җырчы башкаручының җырлау үзенчәлекләрен күздә тотып уйнаучы һәм һәрбер әсәрнең аһәңен нечкә тоемлаучы профессиональ музыкант Фәрит Хатыйпов белән барлык сәнгать осталары да бик теләп чыгыш ясыйлар.
Фотогалереяне карау
Татар дәүләт филармониясендә эшләү дәверендә элеккеге СССРның ул аяк басмаган почмагы калмагандыр. Габдулла Рәхимкулов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Эмиль Җәләлетдинов, Таһир Якупов, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева,Хәмдүнә Тимергалиева  һәм башка бик күп күренекле җырчылар белән бергә эшләргә туры килә аңа.

Ул үзе генә сәхнәдә солист башкаручы буларак та чыгыш ясый. Үзенең булачак гомерлек яры Рабига Сибгатуллина белән дә сәхнә кавыштыра аларны. Инде менә икесе дә бергәләп сәнгатебезгә кырык елдан артык игелекле хезмәт итеп, бик күп гастрольләрдә бергә йөреп, сәхнә түрендә, концертларда матур пар булып, тамашачыларның мәхәббәтләрен казандылар. Аларның иҗади хезмәтләре дәверендә дистәләгән аудио альбомнары һәм МРЗ-дисклары дөнья күрде.

Баянчы-аккомпаниатор булуы белән бергә, үз өстендә тырышып эшләп, Фәрит Хатыйпов бик күп җырлар язып, композитор булып та танылды. Аның үз зәвыге, җырда үз йөзе бар. Ул җыр сөюче тамашачыларга җырчы-башкаручыларга ниндирәк җырлар кирәклеген яхшы тоя, яхшы сиземли. Аның көйләре халыкчан, хәтердә тиз кала торган, классик җырларыбыз үрнәкләрен, халкыбыз көйләрен бүгенге заман аһәңнәре белән оста бәйләп, үрелдереп барган, табигый агылышлы мелодиягә корылган.Фәрит Хатыйпов җырларын халкыбызның күренекле җырчыартистлары, һәвәскәр башкаручылар яратып башкаралар, җыр сөючеләр яратып тыңлыйлар. Бигрәк тә аның "Һаман яратам" (Зөлфәт шигыре), "Синең елмаюың" (Х.Туфан шигыре), "Гөлнарым" (Г. Афзал шигыре), "Авыл кызы" (Д. Хәбибуллин шигыре), "Сау бул инде"(Р.Валиев шигыре)" Җилфел-җилфер җил искәндә" (Ә. Ерикәй шигыре), "Моңлану"(Ф.Сафин шигыре), "Туган ягым Теләче" (А.Сабиров шигыре), "Миләүшә" (М.Хөсәен шигыре), "Тәрәзәңдә утың бар" (Н.Акмал шигыре), "Яңа Бүләк" (М.Миншин шигыре), "Чык юлларга"(Ф.Яруллин шигыре), "Яз җыры" (Ф.Шәфигуллин шигыре), “'Шулай шул" (Р.Миңнуллин шигыре), Һ.б. җырлары аның иҗатының узенчәлекләрен билгели торган матур җырлар.

Ф. Хатыйпов "Һаман яратам" исемле үзенең 127 җырын үз эченә алган беренче җырлар җыентыгын 1998 елда бастырып чыгарды, 106 җырдан торган "Моңлану" дип аталган икенче китабы 2003 елда дөнья курде, "Парлы гашыйк" исемле 151 җырдан торганы 2008 елда чыкты, дуртенче "Синең нурың" дигән китап 100 җырдан тора; 150 җырны эченә керткән бишенче китапта Ф.Хатыйповның соңгы еллардагы иҗаты тупланган.

Ф.Хатыйпов яшь музыкантларны табу, барлау җәһәтендә, төрле мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә яши. Озак еллар буе ул Казан шәһәренең 10 нчы татар интернат мәктәбе укучыларын уз канаты астына алып хезмәттәшлек итә, төрле эчтәлектәге концерт-кичәләр оештыра. Үсеп килүче яшь буынга музыкага мәхәббәт тәрбияләнгән әлеге лекция - концертларында ул татар халык уен кораллары тарихын һәм халык иҗаты үрнәкләрен җиткерә.

1987 елда Ф.Хатыйпов Мәскәүдә узган II Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты булып, медаль белән бүләкләнде, 1994 елда "Балалар җыры - 1993-1994" конкурсында һәм 2001 елда "Татар җыры-2001" телевизион конкурсында җыр авторы буларак катнашып, лауреат исемен яулады. Музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Виртуоз баянчының бүгенге көндә дә гастрольләр мәйданы бик киң,ул җырчылар белән сәхнәдән-сәхнәгә бергә атлап, бик куп концертларда катнаша, баянын иңенә асып гастрольләргә йөри. Аның чыгышлары Татарстан руспубликасы һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә генә түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез каршында да яңгырый. Сәнгатьосталарының юбилей кичәләрендә һәм дәүләт күләмендә уза торган мәдәни чараларда катнашу; Татарстан телевидениесендә һәм радиосында чыгыш ясау, телевидение һәм радио фондына язылу һәм башка бик куп иҗади чараларның барысына да Ф.Хатыйпов - зур җаваплылык һәм ныклы әзерлек белән якын килә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз